Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең татар мәктәбе беренче чыгарылыш кичәсен уздырды


2 ел элек татар балалары өчен ачылган “Этнокультура компонентлы” дип аталучы Сембер каласының 91-мәктәбендә беренче чыгарылыш кичәсе узды.

Башка мәктәпләрнең шундый ук чараларыннан аермалы буларак, бу кичә мәктәп бинасында түгел, ә “Руслан” исемле мәдәният йортында булды. Максаты – шушы мәктәпне киңрәк халыкка таныту.

Кичә алдыннан мәктәпнең ана теле укытучысы Зөһрә Хәбибуллинадан хәл-әхвәлләрен сораштык:

“Дулкынланабыз. Беренче чыгарылыш кичәсе бит. Алар төрле чараларда катнашып, мәктәпне халыкка танытуда зур өлеш керттеләр. Мәктәпнең абруе үсә бара. Әле район Сабантуенда да мәктәпкә балаларын китерергә теләүчеләр күп очрады: сораштыралар, кызыксыналар”, ди Зөһрә Хәбибуллина.

Мәктәп директоры Әлфия Абутдинова да әлегә канәгать. Ләкин Русия Дәүләт Думасының яңадан-яңа аек акыл белән аңлап булмаслык кануннар чыгаруы өметләрне сыеклата бара.

“Менә 2 ел инде ярыйсы гына эшләп киләбез. Быел хушлашучы 32 баладан дүртесе мәктәпне медаль белән тәмамладылар. Киләчәктә дә балаларыбыз мондый мөмкинлектән мәхрүм калмаслар, дип уйлыйбыз. Милли компонент мәсьәләсенә килсәк, быел үзгәрешләр булмаячак. Ә киләсе елларда ничек булыр тагын. Болай да Думаның аңлашылмаган кануннары комачаулый. Мәсәлән, байтак укучылар компьютерда гына биреләчәк имтиханнардан шүрләп, югары уку йортына керү өметләрен җуйганга, урта махсус белем бирүче уку йортларына киттеләр, ди мәктәп директоры.

Тантананы исә Иделаръягы районы автономиясе рәисе Илдар Сафиуллин ачып җибәрде. Ә мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов чарага фатиха бирде. Өлгергәнлек аттестатларын шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Татьяна Чернова тапшырды. Шушы ук көндә барча мәктәпләрдә дә чыгарылыш кичәләре булуын искә алсаң, моны аеруча игътибар дип танырга да буладыр. Кичәдә Иделаръягы районы башлыгы Олег Шептенко һәм аның урынбасары Татьяна Лабзинаның да катнашуы шуңа дәлилдәй кабул ителә. Алар үрнәк укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә Шәһәр Думасы исеменнән депутат Денисов 4 шәп укучыга рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәктәп директоры Әлфия ханым, сез олуг тормыш юлына аяк басасыз. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, Ватаныбызның тугрылыклы ул-кызлары булып һәм милли рухны, ана телен, гореф-гадәтләребезне саклап калырсыз дип өметләнәм, диде үз чыгышында.

Әни кеше Йолдыз Әхмәтшина исә барча ата-аналар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Өлкә автономиясе рәисе Фәрит Әюпов мәктәпне ачуда тырышлык күрсәткән милли хәрәкәт активистларына рәхмәт белдереп, шушы мәктәпнең белем бирү генә түгел – милли үзаң тәрбияләү учагы да булуын ассызыклады. Бөтендөнья Татар конгрессы вәкиле Рәмис Сафин мәктәпне тәмамлаган һәр балага китаплар тупланмасы тапшырды.

Чыгышлар күп булды. Эчтәлекләре – гадәти, дияргә була. Әмма “Сембер” исемле татар малтабарлары берлеге рәисе Руслан Гайнетдиновның чыгышы аеруча зур алкышларга лаек булды.

“Мин үзем укыганда да тарихны ярата идем, хәзер дә. Безне каяндыр атка атланып килгән кәкре аяклы халык итеп таныталар. Монысы ярар, кызык та әле. Әмма без бит Бөек Болгар дәүләте варислары. Һәм Ульян өлкәсе тулаем Болгар дәүләте җирендә урнашкан. Өлкә җирендә тиңсез болгар шәһәрлекләре әле дә сакланып килә. Топонимика да шуны күрсәтә.

Монысы кереш сүз генә: ана телен, халкыбызның тарихын иң яхшы белүчене тәрбрикләргә сүз алу очрагыннан. Шундый белемле һәм иҗтимагый тормышта иң актив катнашучы укучыга “Сембер” исемле татар малтабарлары берлеге махсус бүләк әзерләде: 10 мең сумлык сертификат бүген тапшырыла. Ул - Ләйсән Хәйруллина!”, дип тәмамлады үзенең чыгышын Руслан Гайнетдинов.

Бу хәбәрне олуг алкышлар белән каршылаган халык алдында Ләйсән туташ, мин ана телендә укый алуым, татарча яхшы сөйләшү, халкыбызның тарихын белүемә горурланам һәм үземне бүген иң бәхетле татар баласыдай дип хис итәм, диде.

Чыгышлар җыр-биюләр белән чиратлашып бардылар.
XS
SM
MD
LG