Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняга миллиардлар арттырыла


Русия премьер-министры Владимир Путин алдагы 4 елда Чечняны төзекләндерүгә 120 миллиард сум бүлү карарын хуплады.

Бу шактый зур акча. Төбәкләр үсеше министрлыгы узган 6 елда Чечняда эш урыннары булдыруга һәм төзекләндерү проектларына шуның яртысы кадәр генә акча бүленгән иде ди.

Ике Чечня сугышында җимерелгән республика хәзер үз бюджетының 5 процентын гына үзе казана. Калган акча Мәскәүдән килә, диде төбәкләр үсеше министры Дмитрий Козак.

Путин әлеге карарны игълан итеп хөкүмәт президиумы утырышында "алдагы 4 елда без бу төбәктә дистәләрчә мең эш урыны булдырып, анда җитештерү күләмен ике мәртәбә арттырачакбыз," диде.

Путин әйтүенчә, 2008-2011 елларга исәпләнгән бу программа нигезендә юллар, мәктәпләр, югары уку йортлары, хастаханәләр, радио-телевидение төзеләчәк.

Шулай да, төбәкләр үсеше министрлыгы вәкиле Федор Щербаков “Газета”га “Бу программа бүген каралды гына. Аны кабул итү турында тәгаен карар әлегә юк. Аны җентекләп эшкәртәсе бар, аннан соң гына кулланасы,” диде.

Яңа программаның төп максатларыннан берсе - Чечняга федераль бюджеттан җибәрелүче акчаларның урлануына юл куймау.

Моңарчы Мәскәүдән җибәрелүче акчаларның шактый өлеше Чечняда югала килде. 3 ел элек Чечняны финанслау программасын координацияләү вазифасы икътисадый үсеш министрлыгыннан төбәкләр үсеше министрлыгына күчерелде.

Ә узган җәйдә ул чакта президентның Көньяк федераль бүлгедәге вәкиле булган Козак хөкүмәткә Чечняны төзекләндерү өчен “Чечен республикасының 2008-2011 елларда социаль-икътисадый үсеше” дип аталган әлеге яңа программаны тәкъдим итте.

Чечняга күбрәк акча җибәрүне күздә тоткан бу программа президиум утырышында Путин тарафыннан хуплау тапканнан соң Чечня президенты Рамзан Кадыровның «Без үз проблемаларыбыз белән бергә-бер калмавыбызны аңлыйбыз», дип әйтүе рәхмәт сүзе булып яңгырады.

Күптән түгел Кадыров Los Angeles Times басмасына федераль көчләр “төгәл һөҗүмнәр ясарга тиеш. Элек эшләгәнчә эшләмәскә тиеш. Мин аларга һәрчак шуны әйтәм. Алар төзекләндерергә тиеш. Әгәр шулай булмаса, мин вазифамнан китәчәкмен”, дигән иде.

Козак әйтүенчә, 120 миллард сумлык яңа программа, гамәлгә ашырылса, 90 000 эш урыны булдырачак. Узган 6 елдагы федераль пограмма нигезендә исә, 21 000 эш урыны ачылган булган.

2002 елдан бирле 73 мәктәп, 77 хастаханә төзелгән, 500 чакрымнан артык югары куәтле электр үткәргече сузылган.

Шул ук вакытта Козак Чечнядан үз керемнәрен дә арттыруны таләп итмәкче. Козак “чечен республикасы бюджетына килүче салым күләме 2,1 тапкыр артырга, дотация 25 процентка кимергә тиеш”, диде.

Кадыров исә, Мәскәүдән дотация дәрәҗәсен киметү өчен вакыт кирәк булачак ди. “Моның өчен тулысынча җимерелгән республика сәнәгатен торгызырга, салым түләүчеләрне үстерү өчен шартлар булдырырга кирәк”, диде Кадыров.

Президиум утырышыннан соң журналистлар белән очрашуда Козак Чечняга җибәрелгән акчаларның югалу куркынычы турындагы борчылуларга җавап буларак, яңа программаның үтәлүен тәэмин итү механизмнарына тукталды. Аның әйтүенчә, әгәр дә берәр юнәлештә таләп ителгән эш, конкрет нәтиҗәләр күренмәсә, алдагы елда ул юнәлешкә акча бүленмәскә мөмкин.
XS
SM
MD
LG