Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларусь Интернетка яңа чикләүләр кертә


Беларусь парламенты Интернет журнализмына яңа чикләүләр кертүче канунны раслады.

Мәгълумат министрының беренче урынбасары Лилия Ананич парламент әгъзаларына җәмгыятне Интернетның яман тәэсирләреннән сакларга кирәк диде.

Бу канун шулай ук илдәге барлык киңкүләм мәгълумат чараларына чит илдән матди ярдам алуны тыя.

Беларусь Һельсинки комитеты җитәкчесе Олег Гулак Интернетка чикләүләр кертүче Беларусь кануны Европадагы иң кырыс кануннарның берсе диде.
XS
SM
MD
LG