Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар Татарстан белән Оренбур җирләрен алырга тели


Самар өлкәсе хөкүмәте өлкә биләмәләрен Татарстан белән Оренбур җирләре хисабына арттырырга тели.
Коммерсантъ газеты Самарда Татарстан һәм Оренбур белән чик мәсъәләләренә бәйле каршылыкларны чишү турында шундый проект әзерләнүен хәбәр итте.

Ул җирләрдә шактый зур нефть ятмалары бар. Самара Татарстаннан алырга теләгән җирләрдә 3,7 миллион тонналы Норлат һәм Ромашкино нефть ятмалары бар.

Самар өлкәсе Оренбур өлкәсендәге 4,5 миллион тонналы Байтуган ятмалары урнашкан җирләрне дә үзенә алырга тели.

Күптәннән килгән бу чик мәсьәләсен күтәрү өлкәгә яңа башлык булып Владимир Артяков килгәннән соң аеруча җанланып китте.
XS
SM
MD
LG