Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:00

Чәршәмбе Казанда төрекмән әдәби теленә нигез салучы Мәхтүмколый Фрагиның тууына 275 ел тулуга багышланган конференция үтте.

Атна ахырында Төрекмәнстан президенты Казанга килер дип көтелә. Дәүләт дәрәҗәсендәге рәсми төркемне, бәлки, татар халык ашлары белән дә сыйларлар. Әгәр, Казанда төрекмән рестораны һәм дөньяга танылган төрекмән келәмнәре сатылган кибет булса анда да алып кергән булырлар иде, мөгаен.
Төрекмән келәмнәре Казанда әлегә юк
Ә менә Татарстан төрекмәннәре милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы Вепа Нурсахатов әйтүенчә, Казанда келәмнәр кибете ачу теләге бар икән. Ә казанлылар исә, дөньяга данлыклы бу кемләмнәрне бер тапкыр күргән инде. 2000 елда күргәзмә оештырылган булган.
Төрекмәнстан президенты Казан дәүләт университетында да булыр дип көтелә. Шунда студентлар, Татарстанда яшәүче төрекмәннәр белән булачак очрашу вакытында, мөмкинлек чыккан очракта, мәдәни һәм мәгариф бәйләнешләренә күбрәк игътибар кирәклеге турында әйтеп узарга җыеналар.
“Икътисадый хезмәттәшлек кенә түгел, ә югары белем дәрәҗәсендә һуманитар һәм мәдәни багланышларны да киңәйтергә кирәклеген әйтеп узарга җыенабыз. Хезмәттәшлекнең нигезендә нәкъ алар ята бит”, ди Вепа Нурсахатов.
6 меңләп татар-урыста төрекмән рухы
Бүгенге көндә Татарстанда меңнән артык төрекмән яши. Ә Төрекмәнстанда туып үсеп монда күчеп кайткан татар, урыс һәм башка милләттән булганнар 6 мең тирәсе икән. Күңелләрен төрекмән рухы да сугарган дип, мөхтәрият аларны да үз күрә. Төрекмәнстанда бүгенге көндә 18 меңләп татар яши. Советлар берлеге вакытында 40 меңләп булган.
Альберт Борханов
“Урта Азия халыклары безгә бик якын. Чөнки безнең татарның тамыры төрки халыклар, мөселман халыкларның беренчедән көнчыгыш илләре, икенчедән Алтай белән Урта Азия безнең якын дип әйтергә була. Без инде күбрәк Европа һәм Мәскәү ягына карарга тырышабыз. Ләкин алар безгә игътибар да итми”, ди Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты галиме, дөнья төрекмәннәре ассоциациясенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Альберт Борханов.
Борханов Советлар берлеге таркалганга кадәр 14 еллап Төрекмәнстанда яшәгән. Хәзер дә Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында һуманитар бәйләнешләрне ныгыту өчен генә түгел, икътисадый хезмәттәшлек өчен янып-көеп йөри.
“Казанның 1000 еллыгында Төрекмәнстаннан рәсми төркем бар иде. Ләкин ул алай зур булмады. Чөнки президент үзе килмәде. Хәзер инде Төрекмәнстанның яңа президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов монда зур төрекем китереп икътисад, мәдәният юнәлешендә шартнамәләр төзергә тиешләр”, ди Альберт Борханов. Бу очрашу вакытында булачак рәсмиләр сөйләшүенә үз тәкъдимнәрен дә керткәннәр алар.
Русия-Кытай юлы Төрекмәнстан аша
“Минем менә мондый тәкъдим бар иде. Арал-Идел-Каспий төбәгендә әйләнә-тирә мохитны саклауда экология проблемасы бар. Суны саклауда һәм су белән тәэмин итүдә дә проблема бар. Аннан да кала мамык һәм азы-төлекне эшкәртүдә, нефтихимия һәм авыл хуҗалыгында булган проблемаларны күтәреп бергә эшләсәк, без Төрекмәнстанга файда китерәчәкбез.
Ә инде юл проблемасына килгәндә, хәзер Иран белән Русия арасында тимер юлы төзеләчәк һәм ул Төрекмәнстан аша китәчәк. Каспий диңгезенең ярында Көнбатыш Төрекмәнстанда махсус икътисадый Аваза дигән җир бар. Безнең татар галимнәре, проектлаучылар һәм инвесторлар шунда керсә, безгә дә файда киләчәк”, ди Борханов.
Аннан да кала, Татарстан тәкъдиме белән яңа төзелә торган Русия-Кытай юлына да кайбер үзгәрешләр кертеләчәк икән.
“Ул Русиядән чыгып Казакъстан аша Кытайга гына китә. Без аны Төрекмәнстан, Иран, Үзбәкстанга да кертергә фикерләштек. Ул проектта да бик зур эшләр булачак”, ди Борханов.
Төрекмәннәргә “Камаз” машиналары ошый
Әлегә икътисадый яктан караганда Татарстан белән Төрекмәнстанны “Камаз” машиналары гына бәйли дип әйтергә була. 2008 ел башында Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Рәшит Мередов имзалаган килешү нигезендә быел анда ике мең ярымнан артык йөк машинасы җибәреләчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 6 тапкыр күбрәк булачак.
Татарстан Русиягә калканмы?

Кайберәүләр фикеренчә, Русия ислам дөньясы илләре, мисал өчен Иран, Согүт Гарәбстаны һәм төрки дәүләтләр белән бәйләнешләрен ныгыткан вакытта Татарстанны “кулланырга” тырыша. Бу фикергә килгәндә, Альберт Борханов: “Мин алай дип әйтмәс идем. Ул шулай тоела гына”, ди.
“Русия нигә Татарстан белән эшли, чөнки, безнең галимнәр, белгечләр һәм хөкүмәт вәкилләре башка төбәкләр һәм респбуликалар белән чагыштырганда активрак эшли. Әмма, Төрекмәнстанга иң беренче булып губернатор Россель җитәкчелегендә Свердлау өлкәсе вәкилләре барып кайтты. Безнекеләр бармады ул вакытта”, ди Борханов.
Төрекмәнстан диктатурасы Русиядә кабатланмасмы?
Моңа кадәр дөнья җәмәгатьчелеге Төрекмәнстанга үз эченә бикләнгән һәм демократия бөтенләй булмаган, диктатура күсәге астында торган ил буларак бәяләде. “Менә әле күптән түгел бер төрекмән галиме мина болай дип әйтте: “Сез Русиядә һәм башка дәүләтләрдә Төрекмәнстанда диктатура дип көлеп карадыгыз. Хәзер үзегез шул системаны ала башладыгыз”, ди Борханов.
Мәхтүмколый төрекмәннәрнең Тукае
Чәршәмбе көнне Казанда төрекмән әдәби теленә нигез салучы язучы Мәхтүмколый Фрагиның тууына 275 ел тулуга багышланган фәнни конференция дә үтә. Ул “Мәхтүмколый һәм аның чоры” дип атала. Анда Татарстан рәсмиләре һәм галимнәре, Төрекмәнстан галимнәре, Төркия, Иран консуллары да катнашты.

Бу чара вакытында Мәхтүмколыйның әле яңа гына урыс телендә Мәскәүдә чыккан шигырьләр җыентыгы, Альберт Борханов төзегән “Мәхтүмколый һәм аның чоры” дип аталган китап та тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG