Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

Милли радио ничә төрле була?


сулдан уңга: Ильяс Гаффаров, Рәфис Җәмдихан, Камил Бикмөхәммәтов

сулдан уңга: Ильяс Гаффаров, Рәфис Җәмдихан, Камил Бикмөхәммәтов

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар татар музыкасының бүгенге хәле, классик моңлы җырлар язмышы һәм шоу-бизнес, тамаша кәбесе турында сөйләшәләр.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосының тапшырулары еш кына бүгенге эстрада, җыр, телевидение һәм радио тапшырулар мәсьләләренә бәйле була. Бу очраклы түгел. Киң җәмәгатьчелек бүген сәясәт, социаль үсеш, түрәлеккә менү, эш хаклары темаларыннан да бигрәк җыр һәм җырчылар, аранжировкалары һәм сәхнә киемнәре турында сөйләшергә ярата. Бәлки сәясәт һәм көнкүреш туйдырадыр. Әллә фәнни китаплар, мәдәни тасвирлаулар, проза һәм шигърият төпкелләренә төшүгә караганда җыр тыңлау яки авызны күтәреп сызгырып җибәрү кызыграктыр. Ә бәлки эш синтетик жанр булган җырны рухи азык, тормыш фәлсәфәсе таратучы булуындадыр һәм аның тиз генә теләсә кемгә теләсә кайсы тарафларга барып җитүендәдер.

Һәм шушы шоу-бизнес, эстрада мөхитендә икътисади мәнфәгатьләр дә шактый каршылыклы. Хәтта, шушы җыр, музыка тирәсендә 2-3 төрле караш, 2-3 төрле фәлсәфә дә күзгә ташлана. Әйтик, берәүләр фольклор һәм классик татар җырларын ярата, шул исәптән совет замандагыларын да бернигә дә алмаштырырга теләми. Икенчеләр яшьләрнең күңел ачуы, эстрада шлягерлар белән рухлана. Өченчеләргә мәгънә, сәяси текстлар кирәк. Дүртенчеләргә инструменталь музыка, симфонияләр, опералар кирәк. Ә бишенчеләр бөтенләй ата-ана телендәге һәм милли рухтагы җырларга әйләнеп та карамый. Турыдан-туры урыс һәм чит илләр музыкасына борыла.

Соңгы көннәрдә генә Алмаз Хәмзин “Татарстан яшьләре”ндә, Даниял Шакиров “Ватаным Татарстан”да яшьләр эстрадасын тетеп салдылар. “Барс-Медиа” компаниясенең мәгълүмат үзәге җитәкчесе Илнар Җиһангиров “Ватаным Татарстан”да җавап сүзе белән чыкты. Аның аргументлары да бик көчле. Әмма беркем дә “зря генә барсларга бәйләнәбез”, дип үз сүзеннән кайтмый. Димәк, киңәшергә, сөйләшергә кирәк. Мөмкин булса, бераз анализ да комачауламас. Халыкчан да, моңлы да, мәгънәле дә сәнгать яшәсен дисәң, акыл белән хакыйкатьне эзләмичә һич ярамый.

Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә “Тәртип-FM” дип аталган һәм урта буын тыңлаучылар өчен ретро музыка тапшыручы яңа радионың музыкаль мөхәррире Камил Бикмөхәммәтов, заманча татар яшьләре җырларын башкаручы рэппер Ильяс Гаффаров, “Үзебез” хәрәкәтенең координаторы Рәфис Җәмдихан катнашалар.

Иң беренче сүзне өр-яңа радио вәкиленнән Камиль әфәндедән әйттерик әле.

Камил Бикмөхәммәтов. Бүгенге көндә татар җыр тарихы кимлегендә татар моңы дигән исем зур җәбер һәм золым кичерә. Болай дип әйтергә минем тәҗрибәм дә, хакым да, белемем дә бар. Әгәр дә җәбер, золым кичерә икән, бу уңайдан бүгенге көндә элеккерәк маһир-маһир җырчыларыбыз белән янәшә бүгенге татар эстрадасына ачулары килмәсен, өч тиенлек җырчылар, җырлар бик күп чыга. Шуңа күрә кайбер радиостанцияләр татарларга гына багышланып, шушы юнәлештә эшләрен алып барырга исәпләре бар икән, аларның үзләренең кыйбласы, ә безнең үзебезнең кыйблабыз. Без үзебезне таптык һәм шушы юл белән барырга җыенабыз.

Римзил Вәли. Ильяс Гаффаров, Рәфис Җәмдихан сезнең фикерегез, без урта һәм өлкән буыннар тыңлыйкмы һәм эфирда ниндирәк җырлар яңгырарга тиеш?

Ильяс Гаффаров. Безнең FMда коммерцияга нигезләнмәгән, бөтенләй башка идеаллар белән эшләп торган радиостанциянең барлыкка килүенә мин бик шатмын. Чөнки хәзерге музыкада моң турында сүз дә әйтеп булмый, хәтта коммерцияга нигезләнгән һәм нигезләнмәгәнгә бүленә башлады. Күп кенә җырчыларны җырчы дип түгел, ә проект дип атыйлар. Бөтен дөнья шуның белән тулган.

Римзил Вәли. Шулай итеп, Ильяс Гаффаров та әти-бабаларыбызның ретро җырларын тыңларга ярата, шулаймы?

Ильяс Гаффаров. Әйе, бу безнең өчен саф һава кебек.

Рәфис Җәмдихан. Әлбәттә, бу радио күптән кирәк иде. Анысы бәхәссез инде. Ә альтернативага килгәндә, альтернатив музыка юнәлешендә эшләүчеләр татар егетләре, кызлары үз җыеннарында еш кына ретро җырларын куялар. Мәсәлән, соңгы булганда “Үзәк Party”да сәгатькә якын нәкъ винил пластинкаларда булган элекке татар җырларын уйнатып тордылар.

Римзил Вәли. Шулай итеп, татарга нәрсә кирәк соң? Камил Бикмөхәммәтов такъдим иткән ретро, урта һәм өлкән буын сагынган җырлармы. Әле бит фольклорның да классикасы бар бит. Композиторлар иҗатының классикасы да бар, эстрадада классика бар. Бу классик радио була бит. Ә без “Яңа гасыр”ны, “Татар радиосы”н беләбез. Әле генә иҗат ителгән, яхшы итеп компьютерда әзерләнгән өр-яңа җырлар яңгырый. Кайсылары кирәгрәк һәм кайсыларның киләчәге өметле? Кайсысы күбрәк аудиторияне яулар? Кайсысы радио төзүчеләргә реклама яки акча китерер? Кайсысы чыннан да татар җырының язмышын хәл итәр?

Камил Бикмөхәммәтов. Бу уңайдан радиостанцияне ачып, аның формат һәм юнәлешен билгеләгән чагында без кискен рәвештә бернинди яңалыкны кабул итмибез дип үз-үзебезгә максат куймадык. Шул ук вакытта без моны оештыручылар, әлбәттә, үзебезнең идеалларыбыз бар. Ниндидер өр-яңа көнбатыштан килгән агымнар татар мәдәниятенә бары тик тискәре йогынты ясаганнан башка йогынтыны ясамыйлардыр дип уйлыйм. Икенчедән, безнең татар музыкасы пласты шактый консерватив.

Моның сәбәпләре дә бар. Безнең “моң” дигән сүзебезне тулысынча тәрҗемә иткәнебез юк. Аңа төгәл аңлатма биргән кеше юк. Шушы моңга нигезләнгән, моңның нигезен салмаграк мелодия агылышы күз алдына китерелә. Шуңа күрә, татар милли музыкасында ниндидер консерватизм бар. Консерватизм безнең халыкның күңел түрендә утыра. Шуңа күрә башка милләтләрдән килгән афро-американ рэплар, шансон юнәлешләре һәм башкалар...

Римзил Вәли. Әле бит дискотека бар. Шәймиев әйтә, “Галия-бану”га биеп булмый», ди. Яшьләрнең аякларын сикертеп киеренке ритмнарда селкенәсе килә бит.

Камил Бикмөхәммәтов. Безнең президентыбыз акылсыз сүз әйтмәс, әгәр дә андый фикер әйткән икән, бу фикергә ышанырга кирәк. Татар җырына шундый мөнәсәбәт булган өчен рәхмәт. Бүгенге көндә татар милли музыкасына килеп кергән бу юнәлешләр, миңа калса, и Ходаем, вакытлы гына булсыннар, дигән теләк телисем килә.

Бу көннәрдә бер тапшыруда әле җырлый гына башлаган бер егетебез, мин татар эстрадасында шансон юнәлешен алырга җыенам, дигәнен ишеттем. Бу сүзләр минем бөтен эчке тормышымны астын-өскә китерде шикелле. Мин андый әйберләрне кабул итмим. Әгәр дә кабул итсәм, алар вакытлыча булсын иде дигән теләкләр теләп калам. Чөнки безнең үзебезнең милли моңыбыз бар, милли моңга нигезләнгән эстрадабыз бар. Эстрадада бүген үзенең урынын тотып торган башка юнәлешле ике генә җыр бар. Берсе – Хәмдүнә Тимергалиеваның “Танго” җыры, икенчесе Салаватның “Салават абый” дигән җыр. Анысы чип-чиста шансон юнәлешендә.

Римзил Вәли. Шулай итеп, көйме, моңмы татар җырында, мәгънәме, социаль һәм сәяси эчтәлекме яки хәрәкәт, ял итү, аякларны җилләндерү, стресс чыгару һәм күңел ачумы? Кайсы җыр, кайсы диск, кайсы репертуар, кайсы җырчы, кайсы радио кирәгрәк?

Рәфис Җәмдихан. Әгәр татар милләте күзлегеннән чыгып караганда, әлбәттә, “Тәртип-FM” кирәк, ләкин, шул ук вакытта Ильяслар җырлаган җырлар да кирәк, чөнки аның аудиториясе бар бит. Андый җырларны тыңларга теләгән яшьләр бар. Хип-хопны, рэпны татарча булмаса, урысча тыңлыйлар. Бу яшьләр арасында татар теленең мөхитен тудыру. Тыңлаганы “Тәртип-FM”ны, Авзалованы тыңлый, тыңламаганы – юк. Ләкин, аларның җырлары мәңгелеккә кала торган түгелдер.

Ильяс Гаффаров. Консерватизмга кагылганда, 70-80нче елларда да Илһам Шакировлар, Әлфия Авзаловалар, Зөһрә Сәхәбиевалар көнбатыш модасына ияреп, “Битлз”ларга ияреп, үзләренең ансамбльләрен төзеп, аларга охшатып иҗат иткәннәре билгеле. Ул әсәрләр хәзерге яшьләр өчен үткән белән хәзергене тоташтыручы бер җеп булып хезмәт итә ала.

Римзил Вәли. Кайчандыр Әлфия Авзалова да альтернатив музыка булгандыр. Бу бик кыю эксперимент булган.

Рәфис Җәмдихан. Халык җырларын башкаручылар да бүгенге көндә альтернатива.

Римзил Вәли. Камил әфәнде, сезне өлкән буын һәм чын профессиональ музыка яратучылар сезнең карашларыгызны һәм “Тәртип-ҒM”ны сөенеп кабул итәләрдер. Ләкин тормышта бит, билет сатып алып, концертка бару, диск сатып алу бар. Моң сатыламы? Бер тапкыр “Татарстан яшьләре”ндә “Татар моңы – музей экспонаты” дигәнмәкалә басылып чыкты. Нәрсә эшлибез соң? Масскульт, егетләренең сикергәне, бик матур булмаган, ләкин эротик тавышлы кызлар-егетләр тавышларымы, әллә инде әллә кайчан ишетелгән, бәлки кемгәдер туйдырган классикамы? Шушы ике сайлануның кайсының киләчәге өметлерәк һәм үз-үзенә аш табарлык?

Камил Бикмөхәммәтов. Миңа калса, монда алтын уртасын табырга кирәктер. Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров үзләренең эстрада ансамбльләрен төзеп, әлбәттә, безнең татар халкы өчен ниндидер яңалык китерделәр. Мин хәтерлим, яшьрәк вакытта Илһам абый ансамбль белән авылларда йөргәндә, аңа “әйдә, ташла әле микрофоныңны, болай гына җырла әле” дигәннәр, ягъни халык аңа күнекмәгән булган, әлбәттә тора-бара алар тормышка керделәр.

Римзил Вәли. Авыл халкы фортепианоны яратмый, даңгыр-дыңгыр дип йөри торган иде.

Камил Бикмөхәммәтов. Фортепианоны мин үзем дә бик яратмыйм, программаларга бик сирәк кертергә тырышам, ни өчен дигәндә, әгәр дә бүген татар халкының гына түгел, күп кенә милләтләрнең мәдәниятендә бер ревизия бара, кайсыдыр халыкта алданрак башланган ул, кайсыдыр халыкта соңрак, шуңа күрә ул фортепианоның кирәк булганын да билгеләргә кирәк. Мин үзебезнең радиостанциянең музыкаль редакторы буларак, архив төзеп, формалаштырып утырганда, 7500 җыр тыңладым. Моңлы татар җырлары шатыр-шытыр фортепиано белән башкарыла инде. Шунда я тальян, я гармун, хәтта оркестр белән башкарган очракта да безнең татар халкына ул җиңелрәк һәм күңеллерәк кабул ителә.

Тагын әйтәсе килә, әгәр дә егетләренең яңа юнәлештә эшлисе килә икән, бирсен Ходай. Ул вакытлы юнәлеш калсын дигән теләгем бар. Ни өчен дигәндә, мисал өчен, Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировны китердек, ничек алар ансамбльләрне керткәннәр. Әйтергә кирәк, монда алтын уртасын табырга кирәк. Алар үзләренең моңнарын югалтмыйча инструменталь ансамбльләр тулыландырдылар. Инструменталь ансамбль аларның моңын тулыландырды. Ә хәзер бит фикер икенчедән бара. Өч тиенлек тавышы бар, моңы бөтенләй юк, татар эстрадасы андыйлар белән тулган, чыгалар да, микрофонга акыралар. Бөтенесе дә алай түгел, һәрхәлдә, шундый очраклар бар. Бөтенесе уйлыйлар, кемдер булдырган икән, ә ни өчен мин булдыра алмыйм?

Римзил Вәли. Камил Бикмөхәммәтов әйткән аргументлар һәм зәвык сиземләүләре хәзерге җәмгыятьнең татар мәдәниятенең кулланучыларының фронт сызыгы дип әйтергә була. Хәзер җыр яратучылар, җырчылар, шоу-бизнес осталары, музыкантлар бердәм җәмгыять түгел. Татар дөньясы өч музыкаль фиркәгә бүленде. Бу фиркәләр гражданнар сугышы вакытындагы аклар белән кызыллардан хәтәррәк. Шул турыда “Ватаным Татарстан”да Шакиров дигән әфәнденең күптән түгел мәкаләсе чыкты. “Барс-Медиа” исеменнән Илнар Җиһангиров, без коммерсантлар, безнең җырчыларыбыз шундый, без башкаларны тыймыйбыз, безне барысы да карый, дип җавап бирде. Ә чыннан да, халык килгән икән, диск сатып ала икән, радионы тыңлый икән, нишләтәсең? Хаким шул бит, хаким акча гына түгел, хаким – публиканың килүе һәм аның исән булуы. Бу каршылыкны ничек җиңәбез соң?

Ильяс Гаффаров. Төрлесен тыңларга туры килә, чөнки безнең дуслар белән машиналарда йөргәндә төрле компанияләрдә төрле радио тыңларга яраталар. Минемчә, сайлау иреге булырга тиеш.

Римзил Вәли. Ни өчен моң сатылмый ул? Ни өчен хөрмәтле Илһам Шакировның дисклары сатылмый?

Рәфис Җәмдихан. Бүген бит радио нәрсә әйләндерә, шул әйбер сатыла.

Римзил Вәли. Эш анда түгел.

Рәфис Җәмдихан. Илһамны да әйләндерә башласалар, бәлки андый әйберләр дә популярлашып китәр яңадан.

Римзил Вәли. Мин мәсәлән, ике ай элек булган җырлардан туйдым. Миңа өр-яңа, бүген туган җыр, яңа җыр яки оранжировка кирәк. Үземне яшь итеп шунда гына хис итәм. Мин беләм, бу җыр 1958нче елгы, бусы – 1978нче, монысы – 1998. Монысы – Зәйнәп, монысы – Салават, монысы – Айдар. Һәр заманның үз җыры була. Классика 19нчы гасырда, илле ел элек туган җырга ябышып ятарга кирәк дигәнне таләп итә. Ләкин яшьләр һәм сатып алучылар нәкъ 2008нең җәй айларында яңгыраган ритмнар тели.

Рәфис Җәмдихан. Миңа калса, эш анда түгел. Мәсәлән, ике айга бер яңа җырчыны яратып була, ләкин аның җырлары истә калмый. Сез әйттегез, даими яңа җырчылар тыңлыйсыз, шуларның җырлаган җырларының сүзләре истә калганмы? Күбрәк туйларда, мәҗлесләрдә яңгыраган җырлар истә кала.

Римзил Вәли. Мәликә утыз-кырык ел элек яңгыраган җырларны җырлый да, яңача җырлый, әлбәттә. Истә кала. Әйтәләр, көн саен “Барс-Медиа”дан гына бер яңа җыр чыга. Камил Бикмөхәммәтов, 7500 җыр бар, дип әйтә.

Камил Бикмөхәммәтов. Бу безнең архивта гына. “Татарстан радиосы”ның күпкә артыграктыр. Үз-үзегезгә булган таләпләрегез бәхәссез. Кешенең табигате шулай корылган, һәрхәлдә кеше ниндидер яңалык ишетергә тели, алга барырга тырыша.

Римзил Вәли. Мунча керү турында җыр бар, кәрәзле телефон турында бар. Классикада бәрәңге турында да, балык тоту турында да бар иде.

Камил Бикмөхәммәтов. Шуңа күрә кеше кичәге көн белән яшәргә тиеш түгел. Минем “Тәртип-FM” радио турында әйтәсе килә. Безнең ретрога әйләнеп бара торган җырларны эфирга биреп, алар белән генә тотылып каласыбыз килми. Әле пешмәгән, бәрәңге йөзе кебек кызармаган татар эстрадасында, ягъни җыр сәнгатендә үз урынын тапмаган җырларны без эфирга бирергә җыенмыйбыз.

Әгәр дә башка радиостанцияләр үзләренең мәдәни югарылыклары белән үзләренең җырларын биреп, берничә елдан сәхнәбездә, кеше күңелендә урын табыр икән, без аны үзебезнең репертуарга кертербез. Икенче яктан караганда, хәзер бит коммерция бик югары. Әгәр дә безнең радиога өр-яңа менә дигән җырны китереп, әйдә, егетләр, моны яңгыратыйк әле дип әйтсәләр, без беркайчанда каршы килмиячәкбез. Әмма без башка радиостанцияләр өчен аларның коммерция проектларны бездә “раскручивать” итеп, аларга ярдәм итә алмыйбыз.

Римзил Вәли. Карагыз әле, өч тиенлек җырчыларны тәнкыйтьлибез. Мин карыйм, билетлар сатылмый бит. Кайбер әйбәт кенә җырчылар афишалар элеп куялар, мәшһүр җырчылар. Ә менә өч тиенлек җырчылар һәм бик шикле кыяфәтле яшь кызлар-егетләр җыялар. Ничек аңлатырга моны?

Рәфис Җәмдихан. Бик гади аңлатыла бит. Аларны йолдыз итеп махсус үстерәләр.

Римзил Вәли. Реклама продукты дип әйтсәк, ялгыш булмасмы? Мин концертка барам, билетны я алам, я алмыйм.

Рәфис Җәмдихан. Сез бит бер дә белмәгән кешегә билет алмыйсыз. Алар махсус үстерелгән, реклама, PR-технология җимеше.

Римзил Вәли. Менә ретро һәм классика бит әллә кайчан үстерелгән һәм бәләкәй чактан ук ишетелгән.

Рәфис Җәмдихан. Әлбәттә, ләкин соңгы ун елда алар арбадан төшеп калдылар. Акчалы яшь буын концертка билет сатып алмый, кадерен белми, аңламый. Газетаные ачсаң да, шунда яшь йолдызлар. Бу халыкның зомбированиеның нәтиҗәсе.

Римзил Вәли. “Оскар-рекордс” альтернатив музыка белән бераз зомбировать итә. Аның өчен тәнкыйтьләп булмый бит.

Рәфис Җәмдихан. Алар өч йөз кеше өчен концерт оештыра алмый да.

Римзил Вәли. Ильяс, син үзең ретроны да яратасың, рэпны да җырлыйсың. Бик киң таралмый торган җыр белән шөгыйльләнәсең. Ничек яшибез соң?

Ильяс Гаффаров. Минемчә, музыканы төрле катламнарга бүлергә кирәк. “Тәртип-FM” куйган музыка – ул классика, ә классика безнең өчен үрнәк дигән сүз. Ә үрнәкне тәнкыйтьләп булмый. Хәзер иҗат иткән җырлар арасыннан кайсысы классика, кайсысы бер ел яшәр, кайсысы ун ел яшәр, аны вакыт кына күрсәтә алыр. Ләкин аларын хит-парадларда әлегә бәяләп булмый.

Римзил Вәли. Һәркемнең яраткан җырчылары бар. Һәр өч төрле юнәлеш яшәп тора. Киләчәктә кайсысы өстәрәк калыр, озаграк яшәр, әйтеп булмый.

Ильяс Гаффаров. Әгәр дә без диск чыгарырга кертелгән акчаны китап таратырга куллансалар, минемчә, ул китап дисктан ким булмас.

Римзил Вәли. Димәк, безнең реклама бик аз.

Рәфис Җәмдихан. Реклама гына түгел. Бездә бренд ясау юк.

Римзил Вәли. Бу җырларны тыңлаганда мөһим, кызык, актуаль мәгълүмат кирәктер бит инде ул. Гел генә җыр тыңлап булмый бит. Бүгенге мәгълүмат җитәме соң?

Камил Бикмөхәммәтов. Без якын киләчәктә үзебезнең радиостанциянең форматын яңалыклар белән тулыландырачакбыз, Алла боерса. Бу һәр сәгать чыга торган өч-дүрт минутлык яңалыклар. Шулай ук без аерым программалар өстендә дә эшлибез.

Римзил Вәли. Шулай итеп, моңмы, күңел ачу шлягерларымы, мәгълүматмы?

Рәфис Җәмдихан. Өчесе дә мөмкиндер, ләкин күбрәк моң кирәктер.

Римзил Вәли. “Эхо Москвы”ны тыңлыйсыңмы?

Рәфис Җәмдихан. Тыңлыйм, ләкин аны көне буе тыңлап булмый бит.

Римзил Вәли. Ә “Азатлык”ны?

Рәфис Җәмдихан. Аның тапшыруы бер сәгать бара бит. Аны тыңларга була.

Ильяс Гаффаров. Ә минемчә, өч башлангыч та бергә тиешле дәрәҗәдә кушылган очракта гына нәкъ без сөйләгән классиканы тудырып була.

Римзил Вәли. FM-радиолар гел җыр гына бирә. “Эхо Москвы” бөтенләй җыр бирми. “Азатлык” та мәгълүмат кенә бирә. Нишлибез?

Ильяс Гаффаров. “Эхо Москвы”ның үз тыңлаучысы бар. Ә җыр бирә торган радиоларның үз тыңлаучылары бар.

Римзил Вәли. Ә безнең радиоларыбыз күп түгел. Нишләсен инде “Тәртип-ҒM”, “Азатлык” радиосы? Хәбәр таратсынмы, сәясәт явына чыксынмы, классик җырларны, халык моңнарын яисә шлягерларны яңгыратсынмы?

Рәфис Җәмдихан. “Азатлык” белән “Тәртип-ҒM” радиосы да хезмәттәшлек итсен. Ә татар радиолары үз эшләрен дәвам итсен.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосы һәр радио белән хезмәттәшлек итергә омтыла. “Татар радио”сында безнең кайбер хәбәрләр укыла, “Безнең гәҗит”тә, “Ирек майданы”нда басылып чыга. Ә Рәфис әйткән такъдимгә ничек карыйсыз?

Камил Бикмөхәммәтов. Сезнең белән хезмәттәшлекне киләчәктә якынрак урнаштырырбыз, дип өметләнәм. Безнең барыбызның да юнәлешләребез татар халкына хезмәт итү. Безгә бер юнәлешне алырга кирәк.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG