Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тере калкан" өчен ике ел (видео)


Майор Дорогокупец һәм өлкән лейтенант Лихторович мәхкәмә бинасында
Майор Дорогокупец һәм өлкән лейтенант Лихторович мәхкәмә бинасында

Исерек йөртүчене туктату өчен юлга машиналар тезгән милиция хезмәткәрләре шартлы рәвештә 2 елга хөкем ителде.

Март аенда Беларус милициясе Мински-Микашевичи юлыннан сәгатенә 160 чакырым тизлек белән очкан исерек йөртүче Роман Ментюкны туктату өчен шул юлдагы берничә машинаны туктатып "тере калкан" төзегән. Милиция таләбенә буйсынмаган Ментюк машинаглара килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә 5 кеше җәрәхәтләр алган, шул исәптән бер 3 яшьлек бала.



"Тере калкан". Шаһитләр һәм заян күрүчеләр. Каза күренеше (НТВ)



"Тере калкан". Кесә телефонына төшерелгән (НТВ)

Сишәмбедә Мински мәхкәмәсе милиция майоры Геннадий Дорогокупец һәм өлкән лейтенант Алексей Лихторовичны шартлы рәвештә 2 ел иректән мәхрүм итте. Зыян күрүчеләрнең адвокаты Вера Стремковская бу хөкемне "артык йомшак" дип атады. Кеше гомерен куркыныч астына куючылар шартсыз хөкем ителергә тиеш, диде ул. Зыян күрүчеләр бу карарга шикаять бирергә җыена.
XS
SM
MD
LG