Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай хакимиятләре уйгыр мәчетен җимермәкче


Кытай хакимиятләре Көнчыгыш Төркестан дип йөртелгән Синҗан-Уйгыр автоном өлешендә бер мәчет имамының мәчеткә Пекиңда үтәчәк Олимпия уеннарының реклама тактасын элүгә ризалашмавына җавап буларак ул мәчетне җимерергә кушкан.

Уйгырлар моңа ризасызлык белдереп берничә хокук яклау оешмасына мөрәҗәгать иткән.

Чәршәмбе Брюссельдә Европа Комиссиясе бинасы янында уйгырлар Кытайда кеше хокуклары бозылуга каршы демонстрация үткәрде.

Уйгыр җитәкчеләренең берсе Рәбига Кадыйр Рейтер хәбәрчесенә "Европа Берлеге Кытайдагы кеше хокукларының коточкыч хәлен яхшырту өчен аңа басым ясарга тиеш. Уйгырлар гына түгел, тибетләр һәм монголлар да ассимиляциягә, бетүгә дучар ителә. Шуңа күрә Европа Берлеге дә, дөнья да Кытайга басым ясарга, халкыбызга каршы алып барылган эзәрлекләүләрдән хәбәрдар булырга тиеш диде.
XS
SM
MD
LG