Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкамә Шмаков белән Дилмөхәммәтовка хөкем чыгарды


Уфаның Киров район мәхкамәсе "Провинциальные Вести" газетының элекке баш мөхәррире Виктор Шмаковны һәм башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны шул басмада Русия бербөтенлеген бозуга һәм Башкортстанда хакимиятне көч белән кулга төшерүгә чакырган өчен 2 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дип карар чыгарды.

Русия баш прокуратурасының Интернет сәхифәсендә "Оештыручысы һәм баш мөхәррире Шмаков булган "Провинциальные Вести" кушымтасында 2006 елның февраленнән алып апреленә кадәр Дилмөхәммәтовның язмалары чыкты. Тикшерүчеләр анда экстремистик эшчәнлеккә, хакимият вәкилләренең кануный таләпләренә буйсынмаска, конституцион тәртипне көч белән бозуга, Русиянең бербөтелеген бозарга, Башкортстан президенты вәкаләтләрен көч белән тартып алуга чакырулар тапты диелә.
XS
SM
MD
LG