Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйдәр Җамал Медведевка таләп куя


Русия ислам комитеты рәисе Хәйдәр Җамал мөселманнар исеменнән президент Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать әзерли. Анда ул 5 таләп куя.

“Беренче таләп - мөселманнарга сәясәткә үтеп керерергә мөмкинлек бирү. Һәм Русиянең тышкы сәясәт юнәлешен билгеләүдә мөселманнарны да катнаштыру”, ди Җамал. Ул Русия һәм Ислам дөньясы арасында мөселманнар күпер булырга тиеш, ди. Чөнки Русия җитәкчелегенең хәтта Ислам конференциясе оешмасы белән дә сөйләшүләрне үз мәнфәгатьләреннән чыгып алып баруы күзәтелә.

“Икенче таләп - мөселманнар укмашып яшәгән төбәкләрдә ирекле сайлаулар булдыру”, ди Җамал.

Аның фикеренчә, Кабарда-Балкар, Ингушетия һәм Дагыстан белән чагыштырганда, Рязаньдәге сайлаулар “иреклерәк” уза.

“Өченчесе исә, мөселманнарга борчыган мәсьәләләр нигезендә, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирү,” ди Ислам комитеты җитәкчесе. Аның әйтүенчә, хәзер матбугат чараларында бер төрле караш кына чагыла һәм аларда мөселманнар мәнфәгатьләре истә тотылмый.

“Дүртенче таләп - сәяси эзәрлекләү эшләрен кире карап, уйлап чыгарылган гаепләүләр нигезендә төрмәдә утыручыларны азат итү, ә бишенчесе - мөселман китапларын тыюны ниһаять туктату”, ди Хәйдәр Җамал.

Ул имзалар җыеп мөселманнар исеменнән бу мөрәҗәгатьне Русия җитәкчелегенә юллыячагын әйтә.

“Әгәр бу таләпләрне үтәлмәсә, димәк Русия либеральләшүгә сәләтле түгеллеге аңлашылачак һәм бу мөселманнар белән хезмәттәшлеккә юл ябык дигән бер ишәрә була”, ди Җамал.

Аның әйтүенчә, Русия соңгы елларда үзенә дошман уйлап чыгара һәм аны мөселманнарда күрә. Шул ук мөселманнар белән федераль үзәк ике төрле уен алып бара дигән фикердә тора Хәйдәр Җамал. Ягъни, бер яктан Русия җитәкчелеге Иранга, Малайзиягә, гарәп илләренә Русиядә мөселманнар өчен барысы да эшләнә дип күрсәтергә тырыша, аерым алганда, Ислам конференциясе оешмасында күзәтүче булып торуына басым ясала. Ә икенче яктан, Русия эчендә мөселманнар эзәрлекләүләргә дучар була.

“Йөзләгән мөселманнарга карата уйдырма сәяси гаепләүләр белдерелде. Дөнья хәтле яшьләр үтерелде, күпләре төрмәләрдә җәберләнә. Киләчәктә яңа буын яшьләргә дә куркыныч яный”, ди Хәйдәр Җамал.

Аның әйтүенчә, әгәр хәлләр шулай дәвам итсә, бу Русиянең киләчәгенә куркыныч тудырачак. Һәм бу таләпләрнең җиткерелеүе дә бары яхшы нияттән булуын әйтә Җамал.
XS
SM
MD
LG