Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман яшьләре фикер алыша


Болгар шәһәрчегендә инде 4нче көн II Бөтенрусия мөселман яшьләре фестивале бара. Анда күбрәк ял итү чаралары һәм лекция тыңлаулар каралган.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте, Русия татарлары милли-мәдәни мохтәрияте, Русия Ислам университеты, “Идел” яшьләр үзәге оештырган әлеге җыенга Русиянең 18 төбәгеннән 70ләп яшьләр килгән.

Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Салехард, Чиләбе, Новосибирски, Екатеринбур, Мордовия, Түбән Новгород, Удмуртия, Рязань өлкәсе, Ульян, Ярославль, Чуашстан, Мари Иле, Татарстан районыннан килгән вәкилләр “Регина” кунакханәсендә яши.

Бу чарада Казаннан катнашучы Римма Гатина әйтүенчә, фестиваль программасы шактый бай төзелгән булса да, барлык билгеләнгән чаралар да узмый икән.

“Шушы берничә көндә яшьләр белән РИУ ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре Шурасы җитәкчсе Ринат Вәлиуллин очрашты. Шулай ук Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килгән иде. Рәфыйкъ Мөхәммәтшин имам хатыйблар әзерләү һәм аларга дини белем белән берәттән дөньяви белем бирү турында да сүз алып барды. Ул имамнар җитәрлек әзерләнүе, әмма аларның барысы да мәхәлләләргә эшкә китмәвен әйтте. Чөнки шәһәрләрдә мәчетләр үзләрен “яшәтә” алалар, ә авылларда хәл алай ук җиңел түгел, шуңа дини белем белән һөнәргә өйрәтү белемен бирү мәсьәләсе кирәк, диелде.

Шулай ук Мөхәммәтшин традицион Ислам нигезендә яшәү һәм сукырларча гарәпләргә иярергә ярамау турында сөйләде. Һәм дини белем бирү системасына килгәндә дә, гарәп илләрендәге мәгарифне безгә автоматик рәвештә күчереп куеп булмый, диде. Ул дини белем бүгенге республика тормыш шартларына яраклашкан булырга тиешлеген әйтте”, ди Римма Гатина.

Ә Ринат Вәлиуллин Татарстандагы диннәр һәм дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлекне аңлатып киткән.

Казый исә мөселман гаиләсен төзү, тел мәсьәләсе турында cүз алып барган.

“Җәлил хәзрәт Фазлыев Согуд Гәрабстаны белән чагыштырып сөйләде. Анда берсе телен югалтса ул гарәп була, ә бездә берсе телен югалтса ул урыс була диде”, ди Римма Гатина.

Фестивальдә урыс милләттеннән булган мөселман яшьләре дә булу сәбәплеме, күпчелек чаралар урыс телендә алып барыла икән.

Яшьләргә Болгар шәһәрчегендә сәяхәтләр оештырылган. Шәһәрчек читендә дә тарихи кыйммәткә ия булган истәлекләр белән таныштырганнар.

Программа нигезендә, Биләргә сәяхәт, Сабантуй бәйрәме, “Ислам дине тарихын беләсеңме” дигән бәйге, “Исламда дәгъват методлары” исемле лекция, “Яшьләр тәрбиясендә мөселман сәнгатенең роле һәм әһәмияте” дигән түгәрәк өстәл сөйләшүе, дин һәм җыр дәресләре каралган.

“Шулай ук “Линова” ширкәте җитәкчесе Линар Якупов “Ислам финанслары, банкинг һәм иминият” темасына лекция укыячак, “Без тарихта эзлебез” дигән диспут каралган. Кызганыч фестиваль күбрәк ял итү һәм лекция тыңлау рәвешендә бара. Бары соңгы көннәрдә генә фикер уртаклашу турында сүз кузгалды. Яшьләр проблемалар хакында сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга кирәк дип сөйли башладылар. Мөселман яшьләре арасында берләшү, аралашу җитеп бетмидер күрәсең. Фестиваль Русия күләмендә үткәрелсә дә, әлегә ниндидер зур чара рәвешендә бармый. Бу фестивальдән күбрәкне көткән идем. Бәлки атна азагына кадәр кызыграк та булыр”, дип өметләнә Римма Гатина.

Ул яшьләр һәр көнне “Фестиваль авазы” дигән татар-рус телендә газета чыгаруын әйтте.

Мөселман яшьләре фестиваленең ябылу тантанасы бу якшәмбедә Русия Ислам университетында булачак.
XS
SM
MD
LG