Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

Гыйракта интихарчы 12 кешене үтерде


Гыйрак полициясе белдерүенчә, Багдадтан көнбатыштагы Кармаш шәһәрендә җирле шура утырышында интихарчы бомба шартлатып кимендә 12 кешене үтергән.

Корбаннар арасында берничә ыру җитәкчесе һәм җирле җитәкчеләр дә бар диелә.

Соңгы арада Гыйракта җирле шураларга каршы берничә һөҗүм булды.

Иминлек көчләре сугышчыларга каршы көрәштә җирле җитәкчеләр белән хезмәттәшлекне арттыра.

Бу атнада Багдадның Садр шәһәре өлешендәге җирле шурада бомба шартлап 10 кешене, шул сәптән 4 американны үтерде .

XS
SM
MD
LG