Accessibility links

Кайнар хәбәр

5 июль - Мәскәү Сабантуе!


Мәскәү Сабантуе 5 июльдә, быел да Битцадагы атлы спорт комплексында узачак. Әмма оештыручылар "Чыпчык тавы" мәйданын да күздә тоталар.

Мәскәүлеләр ул мәйданны бик үз итеп бетермәсәләр дә, хәтта булачак Сабантуйны да Измайлов паркында уздыру турында сүзләр юк, оештыручылар башка мәйдан эзли. Бу хакта без быелгы Мәскәү Сабан туеның режиссеры Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина белән сөйләштек. Роза ханым әле шушы көннәрдә генә Берлинда булып, Германиядә яшәүче милләттәшләребез оештырган Сабан туеның кунагы булып та кайтты. Һәм ул сүзен Берлин хәтирәләреннән башлады:
«Берлиндагы Сабан туенда Казаннан, Польшадан, Италиядән, Германиянең башка шәһәрләреннән махсус Сабан туена дип килгән кунаклар катнашты. Артистлардан Рөстәм һәм Муса Маликовлар, танылган баянчы Айдар Гайнуллин һәм башкалар бар иде. Сабан туенда уздырыла торган уеннар да, чыгышлар булды, бик күңелле якты бәйрәм узды Берлинда. Җитмәсә ул көнне Русия футболчылары җиңгән көн иде. Ләкин милләттәшләрдә Татарстан әләмнәре генә булганга, алар Берлин буйлап Татарстан әләмен болгап бәйрәм итте», диде Роза Хәбибуллина.
"Көндез Сабантуй мәйданында чыгыш ясалды, кичен инде килгән җырчылар көче белән концерт программасы да күрсәтелде», диде ул Берлин Сабан туе турында.
Ә инде Мәскәү Сабан туе быел да Битца комплексында узачак. Элегрәк Измайлов паркы хуҗалары татарларга каршы дисәләр, хәзер инде анда җитәкчеләр алышынган. Сабантуйны татарлар паркы дип йөртелгән Измайлова паркына кайтару күздә тотылмыймы, дигән сорауга Роза Хәбибуллина болай дип җавап бирде:
«Быел оештыручылар барып караган Измайлов паркын. Паркта мәдәни урыннар, сәхнәләр хәрәбә хәлендә, аны торгызырга күп чыгымнар кирәк булачак дип, Измайлав паркында Сабантуйны уздыру фикереннән кире кайтканнар. Битцаны халык бик өнәп бетерми. Ләкин халык соңгы елларда Сабантуйга бик күпләп килә башлады, шуның өчен дә Измайлов паркына ул тикле халык сыймас, дип тә фикер йөртәләр. Без тагын бер вариантны күздә тотабыз, Мәскәүнең "Чыпчык тавы" дигән урынында бик матур мәйдан бар. Мәскәү үзәге булуга карамастан, анда чирәм дә җитәрлек, агачлар да, табигый анфитеатрлар да бар», диде Роза Хәбибуллина.
Берничә ел инде Мәскәү Сабан туе шәһәр бәйрәме буларак һәм татар-башкорт халкы бәйрәме буларак уздырыла. Мәскәү җитәкчеләре матди яктан үз өлешләрен кертәләрме соң дигән сорауга Роза Хәбибуллина, спорт комплекс өчен аренда чыгымнарын Мәскәү хөкүмәте түли, дип белдерде.
Мәскәү Сабан туе атлы спорт комплесында узса да, ат чабышлары үткәрелми. Ләкин мәйдан буйлап милли киемле җайдаклар белән атлар уза торган иде. Роза Хәбибуллинаның әйтүенә караганда, быел да ул тамаша булыр дип көтелә. Ә менә көрәшчеләр хакында ул:
“Быел да исемлек зур гына. Татарстан, Башкортстан көрәшчеләре дә катнашыр дип көтелә. Көрәш белән Җәфәр Фәйзрахманов шөгыльләнә”, диде.
Былтыр Мәскәү Сабан туе тулысы белән диярлек Башкортстан сәнгате чыгышларыннан торган иде. Чөнки Русиягә үзе теләп кушылуның 450 еллыгын киң итеп билгеләгән Башкортстан, узган ел Мәскәү Сабантуйларын да үз бәйрәме итеп уздырды. Быел Мәскәүгә артистлар кайлардан җыела дигән сорауга Роза Хәбибуллина болай диде:
“Әйе, быел да Башкортстан зур мәдәни программа белән җыена Мәскәүгә. 180 якын биючеләр, җырчылар килер дип көтелә. Шул ук вакытта Татарстаннан Чаллы шәһәре артистларын да, шәһәр хәкимиятеннән дә кунаклар көтәбез. Чаллыларның да үз программасы бар. Әлбәттә Мәскәү артистлары һәм үзешчәннәре дә күпләп катнашачак бәйрәмдә”, диде Мәскәүдә үткәреләчәк Сабантуе режиссеры Роза Хәбибуллина.
XS
SM
MD
LG