Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда телләрне үстерү програмы аксый


Казан думасының 31 утырышы
Казан думасының 31 утырышы

Башкала думасы депутатлары “Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасына битараф.

Казан шәһәре думасы депутаты Фәрит Мифтаховны башка депутатларның татар теленә битарафлыгы нык борчый. Чөнки думаның чираттагы утырышы вакытында Казанда яшәүче татарлар өчен генә түгел, ә бөтен татар халкы өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе - телләрнең бүгенге хәле каралган вакытта, урыннан кайчан бетә инде бу “сафсата” дигән сымаграк, озакка китте дигән сүзләр дә ишетелгәләде.
“Монда утырабыз, татар теле турында сөйлибез, күбебезнең тыңлыйсы да килми. Үзебезнең милләтебез, горурлыгыбыз, киләчәгебез турында уйлаучы кеше дә юк”, дип борчылып сүз башлады мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре, физик тәрбия буенча даими комиссия депутаты Фәрит Мифтахов. Мифтахов фикеренчә, утырыш саен һаман бер үк сүз, әмма эшләр алга бармый.
Балаларыбызны укытканнарга акча таба алмыйбыз
“Дәүләт оешмаларында ике телдә эш алып барылмаганлыгы турында әйтәсе килә. Укытучыларга өстәмә 15 % түләнми. Милли компонент турында да әйтеп узу кирәк. Ул безнең кулда гына түгел. Әмма, бу мәсьәләне менә бу мөнбәрдән 2-3 ел сөйлибез. Министрлар кабинетына сылтыйбыз. Әмма ул безнең кулда булырга тиеш.
Милиция хезмәткәрләренә, табибларга һәм башка өлкәдә эшләгән кешеләргә бюджеттан акча түли алабыз. Әмма балаларыбызны укыткан укытучыларга түли алмыйбыз. Бу безнең кулыбызда. Хакимият һәм аның башлыгы белән бергәләп моны эшләргә кирәк. Чөнки, ел саен сөйләп тә эш бармаганлыгы күренә”, ди Мифтахов.
Элмә такталар куелганчы тикшерелсен иде
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәмис Сафин, депутатлар алдында чыгыш ясап, Татарстанда гына түгел, ә бөтен дөньяда яшәгән татарларның кайбер үтенечен аларга да җиткерде. Казанның милли йөзе булмауга бигрәк тә басым ясады.
“Әлеге дә баягы шәһәрнең топонимикасы мәсьәләсен генә алыйк. Ничәмә-ничә еллар буе бу өлкәдә коточкыч тигезсезлек булуы турында әйтелеп киленә. Әмма үзгәрешләр бик акрын бара. Урам исемнәре, тукталышлар, кибетләр, төрле оешмаларны белдерә торган элмә такталарда грамматик хаталар бик күп. Бу үзе зур бәла”, ди Рәмис Сафин. Шуңа күрә, ул элмә такталарны куйганчы шәһәр хакимияте каршында аларның язылышын тикшерә торган махсус бүлек ясарга тәкъдим итте.
Казан яңа уку елын тагын 3 татар мәктәбен ябып каршы ала
Ирек Арсланов
“2007-2008 уку елында Казандагы татар мәктәпләре саны 5 кимеде. Киләсе 2008-2009 уку елына тагын 3 татар мәктәбе кыскартыла. Болар барсы да мәгарифтә кулайлаштыру нәтиҗәсе”, дип борчылып чыгыш ясады Казан шәһәре башкарма комитетының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш бүлеге башлыгы Ирек Арсланов. Татар мәктәпләрен ябуда алар урнашкан биналар искергән дип сылтау төп сәбәп икән.
Башка мәктәпкә күчкән укучы татар мохитен югалта
Бу мәсьәлә каралган вакытта шәһәр думасы депутатлары янына Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да килеп кушылды. Аның сүзләренә күрә, 27 июнь көнне булачак Татарстан дәүләт шурасы утырышында да бу мәсьәлә республика күләмендә каралачак. Зилә Вәлиеваны, күрәсең, башкаладагы хәлләр кызыксындырган.
Русия сәясәтендәге кулайлаштыру нәтиҗәсендә татар мәктәпләренең елдан-ел кыскаруына мөнәсәбәттә ул: “Мәктәпләре ябылган укучылар, башка мәктәпкә күчкәч татар телен өйрәнүдән туктамыйлар бит”, диде. Ирек Арсланов әйтүенчә, татар телен генә йөрәнү кала, бу балалар башка мәктәпкә килеп татар рухын, татар мохитен югалта.
Татар балалар бакчалары да урысча сөйли
Татар мәктәпләрендә балалар санын 18дән арттырмау мәсьәләсе дә, ике телдә укытучыга 15% өстәмә түләүне карау да хәл ителмәгән. Казандагы 285 балалар бакчасының 73е татар телендә тәрбия бирә дип саналса да, күбесендә тәрбия урыс телендә алып барыла икән. Арсланов әйтүенчә, моның төп сәбәбе - ике дәүләт телендә эшли алырлык белгечләрне җәлеп итә алмау.
Сессиядә Казанда татар кызлар гимназиясенең төзелеп бетмәве, радио һәм теле каналларда татар әдәби теле һәм тапшырулар эчтәлеген күзәтеп баручы сәнгать шураларының җитәрлек эшләмәве һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Әмма бу 2012 елга кадәр Казанда телләр үсеше турындагы программаның бүгенге көнгә үтәлешен тикшерү ахырында тәкъдимнәр тавышка куелып өстәмәләр кертелмәде.
Утырыш башында иртән үк депутатлар кулына тапшырылган карар кабул ителде дә эш бетте. “Карадыкмы, карадык” сыманрак булды.
XS
SM
MD
LG