Accessibility links

Азәрбәйҗан хәрби куәтен күрсәтте


Азәрбәйҗан соңгы 16 елда беренче мәртәбә хәрби парад үткәрде.

Президент Илһам Алиев тамаша кылган парадта хәрбиләр, төрле ракета корылмалары, танклар, бомбалау һәм һөҗүм очкычлары күрсәтелде.

Алиев үз чыгышында Азәрбәйҗан Әрмәнстан белән Таулы Карабах низагы турында сөйләшүләрне дәвам итә, әмма сөйләшүләр мәңге дәвам итә алмыячак диде.
XS
SM
MD
LG