Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиевкә кем чокыр казый?


“Эксперт” журналы чираттагы санында Шәймиевнең соңгы белдерүе турында яза. Редакция җәлеп иткән белгечләр нигездә Шәймиевне хуплый.

Алар губернаторларның билгеләнүен 2004 елда Беслан вакыйгаларыннан соң башланган бер вакытлы күренеш итеп кенә кабул итә. 4 ел эчендә губернаторларны билгеләү тәҗрибәсе үзен бары тик тискәре яктан гына күрсәтте. Төбәкләргә җитәкче булып, җирлекне белмәүче Мәскәү кешеләре, төбәк элитасы белән уртак тел таба алмаган “караклар” килә башлады, диелә мәкаләдә.
“Азатлык” билгеләп үткәнчә, яңа президент Медведев та, төбәк җитәкчеләрен билгеләү тәртибен керткән Путин да Шәймиев сүзләрен ишетмәмешкә салышты. Аның каравы, Шәймиев мондый тәкъдим белән чыккач, “илдәге түрәләргә гомер буе үз урынында утыру фәлсәфәсеннән әкренләп бизәргә кирәклеге” турында сүзләр йөри башлады. Аерым алганда, бу фикерне атна башында Русиясенең төп идеологы саналган Владислав Сурков әйтте.

Татарстан сәясәтчеләре белдергәнчә, аларның бу хәлләрдән инде башлары бутала башлаган. Моны алар Русия җитәкчелеге тарафыннан Шәймиевкә һөҗүмеме, әллә алдан уйланып эшләнгән гамәлме икәнлеген дә әйтә алмый.
“Шәймиевнең тәхеттән китү мәсьәләсе инде 2006 елда кузгатылган иде. 2005 елда аны президент итеп билгеләп куйдылар. Күрәсең, ул елларда аңа башка нәрсә вәгъдә иткәннәр, шуңа күрә ул губернаторларның билгеләнүенә каршы түгел иде. Хәзер хәл үзгәрде, Шәймиевнең идарә итү хокукын киметмәкче булалар. Бу республика башлыгына ошамый һәм ул үзенең холкын күрсәтергә тырыша”, ди Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, республиканың сәяси тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Марат Хәйруллин.
Күпләр Шәймиев Русия җитәкчелегенә кискен сүзләр әйтте дип кабул итсә дә, сәясәт белгече Наил Мөхәррәмов, элегрәк Татарстан президентының моннан да кискенрәк сүзләр әйтүен искә алды. Аныңча, бу Шәймиевнең үз фикерен белдерүе генә.
Наил Мөхәррәмов
“Һәр сәясәтче, төбәк җитәкчесе үзенең фикерләрен әйтергә хокуклы. Җитәкчеләрне турыдан-туры сайлау - ул федерализмның төп шарты булырга тиеш. Без хакимиятне бүлеп оештыру турында әйтәбез икән, аларның һәрберсе - канун чыгаручы, башкаручы, мәхкәмә органнары да мөстәкыйль булырга тиеш. Әлбәттә, беркемнең дә республика парламентларын читтән торып таратырга хакы булырга тиеш түгел. Бу вакытлыча тәртип 2004 елда кертелгән иде һәм аның заманы мәңге булырга тиеш түгел. Ә массакүләм мәгълүмат чараларында тавыш кубу, ул күпмедер дәрәҗәдә ясалма”, ди Мөхәррәмов.
Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин исә, бу мәсьәләне сәясәттән бигрәк, беренче чиратта икътисад белән бәйләп карый.
“Мәсәлән, Русиягә “Татнефть”не, я булмаса республика бюджетына зур гына акчалар китерә торган башка бер ширкәтне үзенә каратырга кирәк икән, республикага җитәкче итеп, билгеле булмаган яңа бер кешене президент итеп куярга кирәк, ул вакытта сайлаулар да кирәкми. Ә тәхеттә үзебезнекеләрне калдырсаң, ул вакытта Мәскәү өчен авыррак булачак. Миңа калса, алар шул турыда уйлый. Безнекеләр дә бәлки Татарстанга күбрәк матди байлык калдыру турында кайгырталардыр”, ди Фәндәс Сафиуллин.
Губернаторларның кабаттан сайлана башлавы кемгә кирәк?
Күп кенә губернаторлар бу мәсьәләдә Русия җитәкчелеге белән килешә, алар билгеләнүгә каршы түгел. “Эксперт” белгечләре исә, төбәк җитәкчеләренең сайлап куелуы беренче чиратта хәзерге премьер-министр, “Бердәм Русия” фиркәсе җитәкчесе Владимир Путинга кулай булачак, ди.
Чөнки губернаторлар хәзерге кебек билгеләнсә, өстенлек президент Медведев кулында. Җитәкчеләр сайлана торган булса, биредә “Бердәм Русия”нең абруе зур була. Төбәкләрдә фиркә бүлекчәләре җанлана, монда карьера эшләргә теләгән яшь сәләтле сәясәтчеләр киләчәк, көчсезләргә урын калмый.
“Путин бит киләчәктә барыбер хакимиятне үзенә кайтарырга теләр, шуңа күрә ул үзе үк төзегән вертикальне җимермәс. Әгәр ул хакимияткә кайтмыйм дисә, аның парламент республикасын булдыру ниятен аңлап булыр иде әле. Моның өчен конституцияне үзгәртергә кирәк. Ә ул моны эшләмим, диде. Шуңа күрә миңа калса, монда эш башкада”, ди Марат Хәйруллин.
Ә Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин:
Фәндәс Сафиуллин
“Бездә бит әле турыдан-туры яраклашу гадәте бар. Бәлки Шәймиевнең бу фикере яңа президент тарафыннан да уйланыла торгандыр.
Тагын бер фараз бар. Бүгенге көндә Русия икътисадында кризис якынаеп килгән төсле. Русиянең төрле төбәкләрендә әле күп мәсьәләләр хәл ителә алмый. Мәскәүдән билгеләнгән җитәкчеләр андагы мәсьәләләрне хәл итә алмаса, барлык җаваплылык Мәскәү җитәкчелеге өстенә төшә. Ә сайлап куелган чакта гаепле кешене табу җиңелрәк. Ул да булса, сайлауда катнашкан халык үзе. Шуның өчен аларның кайберәүләре сайлауны кайтарырга риза булырга мөмкин. Бәлки шушы сайлауны кире кайтарырга кирәк дигән фикернең янә тууы мөмкинлеге бар. Шул вакытта мондый фикерне әйттерү өчен кайбер кешеләр табыла инде менә, безнеке кебек”, ди.
Шәймиевне яклаучы һәм хурлаучылар
"Азатлык"та Шәймиевнең губернаторларны сайларга кирәк дигән фикеренә, төбәкләр тәрәккыяте министры Дмитрий Козак, Русиясенең төп идеологы саналган Владислав Сурковның тискәре карашлары тәкъдим ителде.
Әмма “Эксперт” журналындагы язмадан күренгәнчә, бу мәсьәләдә Шәймиевне яклаучылар да юк түгел. Республика президентының бу тәкъдиме “Бердәм Русия”нең югары дәрәҗәле әгъзалары арасында төрле фикер уяткан. Мәсәлән, Думаның дәүләт төзелеше һәм конституцион канунчылык комитеты җитәкчесе Владимир Плигин. Аңа ияреп, Шәймиевне шулай ук Думадагы коммунистлар һәм эсерлар да хуплый. Алар 4 ел буе барган губернаторларның билгеләнү сәясәте уңай нәтиҗәләр бирмәде, дип саный.
Татарстанда президент вазифасы бетерелә дигән хәбәр таралгач ук, күп кенә сәясәтчеләр моны чираттагы гайбәт дип санады. “Эксперт” журналы белгечләре дә, бу яңалыкның күбрәк Шәймиев белән Ирек Мортазин (Татарстан президентының элекке матбугат вәкиле) арасындагы шәхси каршылык буларак кабул итәләр. Шәймиевнең, җитәкчеләр сайланырга тиеш дигән фикере, президент вазифасын бетерүгә бәйле түгел, ди белгечләр. Алар бу гамәлне, бәлки Шәймиевнең яңа президент Медведевне үзенә күрә сынап каравы түгел микән, ди. Медведев тәҗрибәле сәясәтче сүзен тыңлармы, юкмы, дигән кебегрәк.
"Эксперт"журналындагы фото
Кайбер сәясәт белгечләре бу вакыйгаларны чын сәяси вәзгытькә тиңләсә, икенчеләр исә моны Шәймиевнең PR-ы дип кенә кабул итә. Әйтик, күпмедер дәрәҗәдә бу ыгы-зыгыны чыгарган Ирек Мортазин шундый фикердә тора. Аныңча, кабаттан губернаторларның сайлавын телисең икән, башка төбәк җитәкчеләре белән бер фикергә килеп, башка кануннар кебек үк башта Дәүләт Думасы каралышына кертергә кирәк. Ә яңгырашлы сүзләр генә әйтү күп очракта демагогиягә китерә.
XS
SM
MD
LG