Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Хәйдәр Җәмалның җитәкчелеккә таләпләр куюы Русия мөселман дөньясында шактый шау-шу тудыра башлады. Ул таләпләрне барлык мөселманнар исеменнән әйтү дөрес түгел диючеләр дә бар.

Русия ислам комитеты җитәкчесе Хәйдәр Җамалның мөселманнар исеменнән Медведевка биш таләп куюы белән Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте идәрәсенең җитәкчесе, “Мәдинә” нәшрият йорты җитәкчесе Дамир Мөхетдинов килешми икән.

Дамир Мөхетдинов
“Соңгы вакытта Русиядә мөселманнар хөррият алды, күп мәчетләр төзелде, мәдрәсәләр, университетлар ачылды, газеталар булдырылды. Элекке вакытта мондый мөмкинлекләр булмады. Дәүләт тарафыннан бик күп ярдәм бирелә”, ди ул.

Дамир Мөхетдиновның мөселман китапларын тыюга үз фикере.

“Соңгы вакытта күп мөселман яшьләре Согуд Гәрабстанында, Мисырда, Төркиядә белем алганнар. Бу дәүләтләр элек Русиягә каршы булганнар. Китапларны укыганда дөрес булмаган фикерләрне күрергә була. Аларны тикшерергә кирәк. Шуңа күрә Риза Фәхретдин, Муса Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗәни, Хөсәин Фәезханов китапларын тәрҗемә итеп мәдрәсәлргә таратырга кирәк”, ди ул.

Җамалның мөселманнар таләпләре үтәлмәсә, Кавказда сугышлар дәвам итәчәк дигән фикеренә карата, ул анда социаль хәл катлаулы һәм эшсезлектән арган халык кешеләрне үтерү, төрле хәлифәтләр төзү турында уйлый башлый, ди.

Ә Русия Ислам университеты үсеше һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү проректоры Айназ Мөхәммәтҗанов таләпләр куяр алдыннан барлык мөселманнар бергәләшеп сөйләшергә тиеш иде, ди.

“Бу мәсьәләләр бик кызыклы һәм шул ук вакытта бик четерекле. Бу мәсьәләрнең күтәрелүе беренче очрак түгел һәм аны Җамал күтәрүендә дә яңалык юк. Барлык мөселманнар исеменнән кемнеңдер шундый белдерүләр әйтүе дөрес була алмый. Чөнки аның өчен Русия мөселманнарының бергә җыелып фикер алышуы кирәк. Ник дигәндә, төрле карашлар булуы ихтимал”, ди Айназ Мөхәммәтҗанов.

XS
SM
MD
LG