Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Русия – дөньяда иң күп аборт ясалган илләрнең берсе булып кала. Мәктәпләрдә җенси тәрбия бирелми, балага узудан саклану чаралары кыйбат. Моның белән демография яхшырамы?

Саннар әлбәттә, совет чоры белән чагыштырырлык түгел - элек һәр хатын-кыз үз гөмерендә якынча 7 тапкыр бала төшергән булган. Әмма белгечләр фикеренчә, Русиядә күпчелек абортлар – балага уза алу турында алдан уйламау һәм бу өлкәдә белем җитмәү аркасында ясала.

Диләрә ханым Латыпова – башта Татарстанның районнарында, аннары Казанда 26 ел тәҗрибә туплаган акушер-гинеколог. Бу вакыт эчендә ул гаилә планлаштыру һәм балалар туу өлкәсендә уңай үзгәрешләрне дә, тискәре күренешләрне дә күп күргән.

"10-15 ел элек без авылларга-районнарга чыгып 10-11нче сыйныфларга лекцияләр укый идек, контрацептив даруларны, презервативларны кызларга, малайларга, бер нинди исемлек төземичә бушка тарата торган идек. Аборттан соң, баладан соң спиральләрне бушлай куя торган идек. Бу хөкүмәт тарафыннан чыгарылган шундый программа иде. Хәзер бөтен әйбер акчага торып калды, бер дә уңай хәл түгел", диде табибә.

Хәзер исә хатын-кызларның хәле элекке заманнарда, Совет чорында кебек үк начар булмаса да, дөнья акчага корылган заманда ханымнар абортны – сәламәтлек өчен зыянлы операция буларак түгел, ә планлаштырылмаган йөклелектән котылу чарасы буларак кына күрә, ди Диләрә Латыпова. Бу гадәт Үзәк Азия илләрендә дә бар.

Аборт һәм йөклелектән саклану чаралары тыелган чорда...

Русия дөньяда беренче илләрдән булып бала төшерүне канунлы итте, бу хәл 1920 елда булды. Аннан соң Сталин хатын-кызлар күбрәк бала тапсын, дип абортларны тыйды. Сталин вафатыннан соң 1953 елда абортлар турында канун яңадан гамәлгә керде. 60нчы елларда Советлар Берлегендә елына туган балалар саны – 2 миллионнан да артмаган хәлдә, илдә 5 миллионнан артык аборт ясалганы мәгълүм.
Ярты гасыр вакыт үтте, хәзерге саннар ул чаклар белән чагыштырырлык түгел. 2006 елда Русиядә 1.6 миллион аборт ясалган, якынча шул кадәр үк бала туган. Демографияне үстерү өчен махсус чаралар күргән ил өчен бу нәтиҗәсез, ди белгечләр. Ульян өлкәсе хакимияте "Русия көнендә ватанпәрвәр тудыр" чарасы оештырган иде.

Русиядә хатын-кызлар абортны йөклелекнең 12нче атнасына кадәр ясата ала. Алар бу хакта туганнарына, иренә әйтергә мәҗбүр түгел, канун нигезендә табиплар алардан ни өчен баладан котыласың дип сорый алмый.

Латыпова: абортка дип килгән биш хатын-кызның берсе моннан баш тартып матур бала таба
Диләрә Латыпова 26 еллык эш тәҗрибәсен искә алып, бер генә тапкыр да аборт ясатырга дип сорап килгән хатын-кыз белән бу хакта сөйләшми калганым булмады, ди.

"Вакытым ничек кенә тыгыз булса да, мин андый кызлар һәм ханымнар белән әңгәмә корырга тырышам. Гаилә хәлләрен сорашам, әниең беләме, егетең беләме, дип сорыйм. Күп очракта аборт ясатуга сәбәпләр андый җитди дә булмый. Бала төшерергә дип килгән 5 хатын-кызның берсе моннан баш тартып аннары матур бала таба", ди Латыпова.

Бала төшерү авырттырамы?

Аборт ясау шундый җиңел булганга хатын-кызлар бу адымга барганда нәтиҗәсе турында бер дә уйламый, ди Русиядә Гаилә Планлаштыру Ассосиациясе җитәкчесе Любовь Ерофеева.

Русиядә мәктәпләрдә җенси тәрбия бирелми. Җенси тормышны исә яшьләр 15-16 яшьләрдә башлый. Бу яшьтә алар хатын-кызларның ничек балага узуы турында бик аз белә.

"Гаилә һәм балалар тууыны планлаштыру эше киң җәелә бара дип әйтә алмыйбыз. Русиядә җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшмәү, хаттә гаиләдә, ир белән хатын арасында да бу теманы күтәрмәү гадәте бар. Бу мәсәләләр – ябык тема дигән гадәт гасырлардан бирле килә", ди Ерофеева.

Инде әйткәнебезчә, Советлар Берлеге таркалгач беренче елларны йөклелекне булдырмау чаралары – дарулар, презервативлар хатын-кызларга һәм ирләргә бушка таратыла иде. Мондый хәлләр Европаның кайбер илләрендә дә булган, аерым алганда бу эш Британиядә яхшы оештырылган булган.

Русиядә контрацептив дару эчкән хатын-кызлар саны бик түбән булып кала. Европада йөкле калмас өчен бу иң җиңел ысулны һәр икенче хатын-кыз кулланса, Русиядә бу сан әле 3-13% кына. Әмма хәлләр үзгәрә.

Бүгенге көндә аборт ясату да элекке заманнарда кебек үк куркыныч әйбер түгел. Франклин де Плессих Грэй исемле язучының "Совет хатын-кызлары ут белән уйный" адлы китабында 35 яшьлек Ольга Липовская менә ниләр язган иде:

"Операция бүлмәсе ишеге янында озын чират. Чират җиткәч кан тулы бүлмәгә керәсез. Анда ике табип бер юлы 7-8 хатын-кызга аборт ясый, гадәттә алар тупас һәм дорфа кылана. Бәхетегез булса авыртуны баса торган берәр төрле дару бирәләр."

Ольга үзенең 14 аборт ясатканын искә төшерә, 25 тапкыр бала төшергән хатыннарны белә идем, дип яза ул.

Абортлар канун белән тыелырга тиеш түгел

Табиплар илдә демографияне үстерү максаты белән абортларны тыю башланмасын дип тә борчыла.

"Демографик кризис дигәндә күпләр ялгыш аңларга мөмкин. Гаиләне планлаштыру – азрак бала тудыруга китерә, дип уйлаучылар була ала. Бу зур хата. Халыкара тәҗрибә дә шуны күрсәтә ки – гаилә планлаштыру – хатын-кызлар сәламәтлеген яхшырта, абортлар санын киметә – ахыргы чиктә көтеп алынган, сәламәт балалар тууга китерә, моны кануннарны төзүче депутатлар белеп бетермәскә мөмкин", диде Гаилә Сәламәтлеге үзәге башлыгы Наталья Вартапетова.

Чехия аборт туризмы үзәгенә әйләнергә мөмкин

Чехия сәламәтлек саклау министры Томаш Юлинек бу атнада илдә чит ил хатын-кызларныың абортлар ясау турындагы канунга үзгәрешләр тәкъдим итте. Моңарчы бу илдә чит илдән килеп озак вакыт яшәүче яки укучы ханымнар гына бала төшерә ала иде. Яңа канун кабул ителсә, Чехиягә кыска вакытка килеп тә теләүчеләр аборт ясата алачак. Бу канунга – абортлар тыелган күрше Польша кискен каршы чыкты. Чехиянең үзендә дә бу илнең аборт туризмы үзәгенә әйләнүеннән куркалар.

Европада һәм бигрәк тә Русиядә, әйтик Кушма Штатларда кебек бала төшерү беренче чиратта гонаһ кылу дип каралмый. Бу мәсәләне һәр кеше үзе хәл итәргә хаклы, дип санала. Әмма Казандагы Диләрә Латыпова кебек тәҗрибәле табиплар, хатын-кызлар бала төшерүнең рухи зыяны турында да уйласыннар иде, дип теләп кала.

XS
SM
MD
LG