Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урам җыенына чыктылар


Милли мәгарифне юкка чыгаручы федераль канунга каршы оештырылган пикетны Татар иҗтимагый үзәге оештырды. 27 июнь, Ирек мәйданы, Казан.
Милли мәгарифне юкка чыгаручы федераль канунга каршы оештырылган пикетны Татар иҗтимагый үзәге оештырды. 27 июнь, Ирек мәйданы, Казан.

Казанда узган урам җыенына чыгучылар татарча сөйләште. Аларны ТИҮ һәм КПРФ алып чыккан.

Татарстан дәүләт шурасы каршында милли төбәк компонентын мәктәптә саклап калуны сорап урам җыены узды. Аны шурага Татарстан телләре турында канун үтәлешен тикшерергә килүчеләр дә карап узды. Пикетка шулай ук КПРФ кешеләре дә чыккан иде.

Милли мәгарифне юкка чыгаручы федераль канунга каршы оештырылган пикетны Татар иҗтимагый үзәге оештырды. Җитәкчесе Юныс Камалетдинов бу уңайдан Татарстан дәүләт шурасы утырышына да чакырылган. “Узган елның бөтен милләтләр өчен иң куркыныч канун кабул ителде. Мәгариф турындагы кануннан милли төбәк компоненты алып ташланды. Депутатлар шул нисбәттән каршылык ясарга тиеш ”, диде ул.

Татар язучылары өйдә утыра


Шулай ук ул катнашучылар кешеләрнең ялкау, гамьсез булуларын искәртте. Шагыйрә Нәҗибә Сафина: “Кайда соң татар язучылары. Ник өйдә генә утыралар? Халык һәм түрәләр белән очрашмыйлар?”, дип сорады. Ул да милли мәгариф өчен борчыла. Милли компонентны бетерә торган канун әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны, телебезне инкыйразга алып бара, дип саный ул. Сафина, милли компонент мәктәптә әдәбият укыту яки матбугатны яклау гына түгел, ә киләчәкне саклау калу, ди.

Татар сыйныфларында 12 бала

Катнашучылар татар мәктәпләре ябыла дип борчыла. Ник? Әйтик, "Азатлык" радиосына биргән җавабында Казандагы мәгариф идарәсе мөдире Илсур Хәдиуллин: “Казанда 37% бала үзенең ана телендә белем ала, бу процентны без тагын да арттырырга тиешбез. Кырык җидедән безнең кырык биш татар мәктәбе калды. Финанс органнары тарафыннан бик көчле оптимизация чаралары алып барыла. Без бүгенге көндә татар мәктәпләрен саклау өстендә эш алып барабыз. Һәр мәктәп үзенә күбрәк бала җыярга тырыша. Бала санына карап мәктәп акча белән тәэмин ителәчәк”, дигән иде. Тик татар сыйныфларында укучы балаларның санын егерме бишкә дә җитә алмый икән. “Әгәр дә бер класста ун бала булса, икенче класста унике бала булса, андый мәктәпләрне саклау җиңел түгел”. Шуңа күрә кайбер татар мәктәпләре ябыла да.

Югары белеме булмагач, мәктәбе ник кирәк?

КПРФ оештырган урам җыенында катнашкан Зәйнәп Вәлиуллина

Ни өчен ата-аналар баласын татар мәктәбенә бирми? Бу турыда фикере белән КПРФ оештырган урам җыенында катнашкан Зәйнәп Вәлиуллина да уртаклашты. Алар, Фучик урамы 18 йорт һәм Имәнлек урамы 25б йорт арасында тыгызлап күп катлы йорт корыла, санитар кагыйдәләр бозыла, дип урамга чыккан. Асылда шул йортларда яшәүче лаеклы ялдагы татар апалары урысча язу тотканнар. Ә үзара татарча сөйләшәләр. Берочтан милли хәрәкәт чакыруларын да аңлауларын искәртәләр. “Мин татар мәктәбен бетердем. Аннары газапланып медицина училищесында урысча укыдым. Университетларда да уку татарча түгел. Университетлар татарча эшләмәгәч, татарча мәктәпләр тоту – ата-ананы алдау, балаларны алдау ул. Шуңа күрә анда укымыйлар шул”, диде ул.

Татарча эш урыннары да җитешми

Ә пикетта катнашучы психолог Мәлик Сабирҗан татар мәгарифе сүнеп баруын, татар телендә эш урыннары юклыктан да күрә. “120 ел буе татар телле махсус мәгариф системасы эшләп килде. Тик татар телле эш урыннарын булдыру ситемасы юк”, диде ул.

XS
SM
MD
LG