Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян атом корылмасының cуыту манарасын җимерде


Төньяк Корея үзенең атом корылмасындагы cуыту манарасын җимерде.

Еңбьон атом корылмасындагы бу манара дөнья телевидение камералары алдында шартлатылды.

Кичә Пхеньян Кытайга үзенең атом эшчәнлекләре турында күптәннән көтелгән хисапны тапшырды.

АКШ президенты Джордж Буш Төньяк Кореяның бу хисапны тапшыруын хуплап, Пхеньянга каршы чикләүләрне кичекмәстән бетерә башларга вәгъдә итте.

Хисапны тапшыру берничә ел дәвам иткән сөйләшүләр нәтиҗәсендә былтыр ирешелгән килешү шартларының берсе иде.
XS
SM
MD
LG