Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:23

Әфганстанда сугышчылар 4 кешене үтерде


Әфганстан башкаласы Кабулдан көньякта сугышчылар коалиция хәрби кизүенә һөҗүм итеп 3 хәрбине һәм аларның әфган тәрҗемәчесен үтерде.

Вардак виләятенең Сайдабад районында каты шартлау һәм утлы коралдан ут ачу нәтиҗәсендә хәрби кизү машинасына зур зыян килде диелә.

Хәрбиләрнең кайсы илнеке булуы әйтелми.

Коалиция һәм әфган көчләре һөҗүм итүчеләрне эзли.

XS
SM
MD
LG