Accessibility links

Читтән абитуриентлар Казанга килә башлады


Татар конгрессы башкарма комитеты рәис урынбасары Рәмис Сафин һәм Башкортстан татар ханымнары оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова.
Татар конгрессы башкарма комитеты рәис урынбасары Рәмис Сафин һәм Башкортстан татар ханымнары оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова.

“Ак калфак” оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова китергән абитуриентлар 30 июньдә хәзерлек курсларына йөри башлый.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бүгенге көндә Башкортстаннан Казанга укырга керергә теләүче егет-кызларга ярдәм итү белән шөгелләнә.

Башкортстандагы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова алып килгән абитуриентлар 30 июнь көнендә универитетлардагы хәзерлек курсларына йөри башлый.

Фазлетдинова абитуриентларның асылда Татар дәүләт һуманитар педагогика университетына укырга керергә теләвен әйтә. Татарстанга укырга барырга теләүчеләрнең арасында техник белгечлекләрне сайлаганнары да бар. Шулай ук Чаллы уку йортларына керергә теләүчеләр дә бар. Ул бүген үк Каанга килүчеләр санын “уннан артык” диде. “Башкалары соңыннан иләчәк”. Кифая ханым, балалар Казанга сыйфатлы яки милли белем алыр өчен килергә тели, ди.

Кифая Фазлетдинова, Бәләбәйдән Нурмөхәммәт Хөсәеновның да укучылар китертүен әйтә. Ә “Азатлык”ның Уфадагы хәбәрчесе хәбәр итүенчә, Башкортстан Татар милли-мәдәни мөхтәриятенең мәдәни мәсьәләләр комиссиясе вәкилләре Татарстанга укырга керергә барырга теләгән яшьләрнең исемлеген төзегән. Мәгариф мәсьәләләрен милләтпәрвәрләр һәрдаим тикшерүдә тота һәм тәгаен эшләр башкара. Болар Татарстандагы югары уку йортларына мәгариф министрлыгы квотасы буенча укырга керүчеләр. Шул ук вакытта БДИ аша баллар туплап укырга керүчеләр дә бар. Аерым шәхесләр дә үз туганнарын, танышларын Казанга укырга чакырта.

Ә Татар конгрессы башкарма комитеты рәис урынбасары Рәмис Сафин, Казанга бирелгән квоталар буенча башка төбәкләрдән дә абитуриентлар килә башлавын әйтте.

XS
SM
MD
LG