Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәтхулла Гүлән: “Кайтсам да, тыныч кына үзем кайтырмын”


Төркиядә югары мәхкәмәсе Фәтхулла Гүләнне “Терор белән көрәш кануны” нигезендә хөкемгә тару өчен сәбәп табылмады дигән нәтиҗәгә килеп, аны аклаган карар чыгарды.

"Нурчылар" дип аталган дини җәмәгатьнең лидеры Фәтхулла Гүлән инде тугыз елдан бирле АКШта яши. Бу атна башында Төркиядә Югары Мәхкәмәсе аны “Терор белән көрәш кануны” нигезендә хөкемгә тару өчен сәбәп табылмады дигән нәтиҗәгә килеп, аны аклаган карар бирде. Гүлән Төркиядә шәригать кануннарын урнаштырырга тырышуда гәепләнә иде. Шулай итеп, аның Төркиягә кире кайта алуы өчен бернинди дә киртә калмады. Төрек юстициясе шундый карар алганда, Русия югары мәхкәмәсе исә Фәтхулла Гүлән җәмәгатенә бәйле булган төркем һәм оешмаларны “радикал оешмалар” дип тыю буенча карар алды. Шул исәпкә Русиядәге Төрек мәктәпләре дә керә.
Күптән түгел генә АКШта “Foreign Policy” исемле күренекле бер журналның “Агымдагы иң зур 100 интелектуал” дип үткәргән анкетасында Гүлән беренче урынны алган иде. Бу ике уңай тәрәккыяткә бер күләгә. АКШның Гүләнгә анда яшәү рөхсәте бирмиячәге турындагы мәхкәмә карары булды. Чөнки Гүлән АКШта яшәргә мөмкинлек биргән “яшел карта”ны ала алмагач, мәхкәмәгә мөрәҗәгәть иткән, аның мөрәҗәгәтен яклап Төркиянең элекке премьерларыннан Елдырым Акбулут, АКШның Анкарадагы илчесе Мортон Абрамович тә булган, АКШ күзләү оешмасы CIAнең элекке күренекле хезмәткәрләре, АКШ грек правослаулары архиепископы кебек 27 кеше аңарга таныклык биргәннәр иде.

Инде Гүләнгә АКШта яшәү өчен бер ай вакыт кала. Вашингтон шушы адымы белән Төркиядә исламчыларның дулкынлануынамы юл ачмакчы, билгеле түгел. Чөнки АКШ бер үк дини караштагы АК партиянең ябылуына да каршы. АКШ тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре Мәтт Бриза үткән көн “мондый бер карар бәхетсезлек булыр иде” дип белдерде. Төрек киң күләм матбугатында да Гүлән кире кайтуы Иранда Ислам революциясен кабызган Хумәйни кебек булачакмы дигән спекулятив хәбәрләр чыкты.
Мондый спекулацияләр чыккач www.herkul.org интернет сәхифәсендә Гүлән белән үткәрелгән видео интервью чыкты. "Заман" газетасы аша бу интервью барлык матбугатка таратылды. Журналист: "Сез, Хумәйни кебек Төркиягә зур тантана белән кире кайтачаксыз дигән спекулацияләр бар. Бу турыда ни әйтәсез", дигән сорау биргән.

Гүлән: “Мин Иранлы түгел, вәзгыятькә күрә, үзем кебек тыныч кына кире кайтырмын”, дип җавап кайтарган.

Аның шушы сүзләре Төркиянең күпчелек матбугат органнарында баш исем буларак кулланылды. Әйтик, "Тәрҗемән" газетасында "Киләчәкме? Качачакмы?", "Җөмһүрият" газетасында "Гүлән, АКШта калу өчен һәр төрле чараны куллана", "Радикал" газетасы "Гүләннән кайту сигналлары килә" кебек эчтәлектә хәбәрләр чыкты. Гүләннең ярдәмчеләреннән, "Заман" газетасы журналисты Хсәен Гүләрҗәнең "Хөррият" газетасында басылып чыккан сүзләренә күрә, "Тыныч бер кире кайту булуын һәммә кеше күрәчәк. Ул үзе дә бер демонстрация үткәрелүен теләми", дип язган.
Зур бер дини хәрәкәтнең лидеры Фәтхулла Гүләннең Төркиягә ничек кире кайтачагы мәсьәләсе күп кешенең дикъкатендә. Чөнки Төркиядә җитди бер сәяси билгесезлек хөкем сөрә. Европа футбол чимпионаты кысаларында үткәрелгән матчны Төркия Алманияга 3 - 2 исәбе белән оттыргач, халыктагы футбол эйфориясе кими төште.

Хәзер эшсезлек, сәяси билгесезлек, экономик кыенлыклар һәм бу турыдагы кайгылар өскә чыга башлады. АК партия конституция мәхкәмәсе тарафыннан ябыламы, юкмы дигән дискуссияләр барганда Фәтхулла Гүләннең Төркиягә кире кайтуы өстәмә бер дулкынлану, киеренкелек чыгармас микән дигән борчылу һәм куркулар да юк түгел. Чөнки Гүлән динне тормышның төп нигезе итәргә теләвен яшерми. Бу исә режимның лаисизм, динне дәүләт эшләреннән аеру принципына капма-каршы, менә АК партия өстеннән дәвам иткән хөкем процессының да төп сәбәбе шул шикләнүләр.
XS
SM
MD
LG