Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:44

Икенче Дөнья сугышы башланган көнгә туры китереп, сугышта вафат булганнарны һәм башка мәрхүмнәрне искә алу көне - “Хәтер көне” үткәрелә.

Омски өлкәсенең кайбер районнарында, аеруча Большеречье районының татар авылларында, бер күркәм гадәт гамәльгә кереп килә.

Мондый чара беренче мәртәбә 1990 елны Яланкүл авылында үткәрелде. Аннан соң бу авылда тагын берничә мәртәбә мәрхүмнәрне искә алу көннәре оештырылды. Ике дистәгә якын вакыт эчендә бу чараның үзенә генә хас булган билгеләре, гореф-гадәтләре барлыкка килде. “Хәтер көне”ндә авылга күп санлы кунаклар кайта. Кунак булмаган бер генә йорт та калмыйдыр. Алар мәрхүм туганнарын дога белән искә алу өчен генә түгел, авылда яшәгән туганнары, якыннары белән очрашу өчен дә кайталар. Хәтер көнендә күмәк көч белән Коръән ашы әзерләнә. Бу көнне хәтта таркалып барган авыллар да шау-гөр килә.

“Хәтер көне” Яланкүлдә быел да оештырылды. Якыннарын искә алырга кунаклар Омскидан, Казахстаннан, Салехардтан, якын-тирәдәге авыллардан, хәтта Ерак Төркиядән дә килгән иделәр. Гадәть буенча, иртәнге сәгать уннарда халык зират янында җыелды. Башта Төркия кунагы Әнвәр Йолдырыйм вәгазь сөйләде. Хәдисләр белән аңлатып, күңелләргә үтеп керерлек итеп, сөйләде ул вәгазьне. Халык аны йотлыгып тыңлады. Әнвәр Йолдырыймның әби-бабалары 100 ел елек Яланкүльдән Төркиягә күчеп киткән булганнар. Әнвәр абый үзе 20 елдан артык Финляндия башкаласы Хельсинкида мулла булып торган.

Вәгазьдән соң халык намазга басты, алдан һәм хәтер көнендә җыелган сәдакаләргә дога кылынды. Җыелган 12 мең рубль акча авылның гыйбәдәт йортын һәм зиратын төзекләндерү өчен тотылачагы турында белдерелде.

Аннан соң яшел чирәмдә табын җәелде, Коръән ашы әзерләнде. Һәркем кайнар аштан, яңа суелган ат итеннән авыз итте.

“Хәтер көннәре” Большеречье районының тагын 3 авылында – Тосказанда, Черналыда һәм Каракүлдә оештырылды. Бу авылларда да башта зират яннары чистартылды, каберлекләр тәртипкә китерелде. Аннан соң мәрхүмнәр рухына дога укылды, зират янындагы мәйданда Коъән ашы әзерләнде.

Тосказан авылында быел бер үзенчәлек тә булды. Гадәттә Коръән ашы әзерләү өчен акча халыктан җыела. Тосказанда быел 250 кешегә исәпләнгән Коръән ашын бер генә гаилә - район мәхкәмәсе рәисе Газиз Хайруллин гаиләсе әзерләде. Соңыннан Газиз әфәнде алдагы елларда Коръән ашын хәллерәк гаиләләр чиратлашып әзерләсен иде дигән тәкъдим ясады.

“Хәтер көннәренең” быел тагын бер үзенчәлеге булды: килгән кунаклар инде таркалып, юкка чыккан Утлыкүл, Форпост авыллары зиратлары янына да барып, анда җирләнгәннәр рухына дога кылып кайттылар.

Үләнкүл авылында быел махсус хәтер көне оештырылмады. Дөрес, авыл зиратында җирләнгәннәр догасыз калмадылар. 21 июнь көнне биредә район күләмендә Сабантуй узды. Сабантуй башланганчы халык, зират янындагы мәйданда җыелды. Чараны авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина ачып җибәрде. “Мәрхүмнәр рухына дога кылмыйча, без Сабантуй бәйрәмен башлый алмыйбыз. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик киләчәктә дә”, диде ул.

Аннан соң мулла вазифасын үтүәүче Фагил хәзрәт Колбагин вәгазь сөйләде, мәрхүмнәр рухына дога укыды. Чыгып сөйләүчеләр, күңелләрендә туган хисләре белән аралашучылар да булды.

Бәйрәм алдыннан мәрхүмнәрне искә алу Үләнкүл авылына Сабантуйга килгән кунакның - Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле, композитор һәм җырчы Гөлсинә Сабированың күңелендә тирән эз калдырган. “Мине сокландырды бу йола. Киләчәктә дә мондый күркәм гадәтләр онытылмасын иде”, диде ул.

Шуны да әйтергә кирәк, “Хәтер көнендә” авылларда бер генә дә тәртип бозып, яки хәмер эчеп йоргән кеше күренми. Әлбәттә мондый чаралар кешеләр күңелендә “Динебезнең иң күркәм гадәтләренең берсе булган - хәмерсез тормыш, тәртипле гаилә, тәрбияле балалар, уңай үрнәкләр булдыруда ярдәм итми калмас”, дигән өмет тудырмый калмыйдыр.

XS
SM
MD
LG