Accessibility links

Илишев Башкортстандагы милли сәясәтне яклый


Башкортстан премьер-министрының беренче урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев "Башкорстан Республикасында дәүләт тел сәясәте мәгълум халыкара хокукый стандартларга нигезләп алып барыла дип белдерде.

Моны ул Уфада "Урал-Алтай: гасырлар аша киләчәккә" исемле III Бөтенрусия тюркология конференциясендә әйтте.

Илишев Республика җитәкчелеге беренче чиратта бу җирдә күптәннән яшәүче халыклар алдында үзен җаваплы хис итә диде.

"Башкортстанда тел өйрәтү, телевидение тапшырулары, матбугат шактый нәтиҗәле оештырылган. Безнең төп халыкларыбызның – руслар, татарлар, чувашлар, марыйлар, удмуртлар – барысының да үз басмалары бар," – диде Илишев.

Башкортстан татарлары үзләренең милли-мәдәни мәнфәгатләренең тиешенчә кайгыртылмавына даими зарланып килә.
XS
SM
MD
LG