Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски Сабантуйлары башланды


Үләнкүл Сабантуе плакаты
Үләнкүл Сабантуе плакаты

Татар, башкорт халкы өчен июнь җәйнең иң ямьле айларының берсе дисәк,һич тә ялгыш булмас, Сабантуйлар ае буларак, икеләтә кадерле.

Кайда гына үткәрелми Сабантуйлар бүгенге көндә? Шунсы әһәмиятле, борынгы милли бәйрәмебез кайда гына үтмәсен, халкыбызны берләштерүче, рухын күтәрүче, холык-фигылен күрсәтүче олуг бер чара булып тора.
Омски өлкәсендә дә Сабантуй бәйрәме елдан-ел киңрәк колач җәеп, татар авылларының күпчелегендә һәм район үзәкләрендә үткәрелеп килә. Быел милли бәйрәмебезне беренчеләрдән булып, 14 июнь көнне Колосовка районының Чапаево авыл хуҗалыгы үткәрде.
Биредә Сабантуй буласы көн алдыннан явып үткән яңгыр гына бәйрәмне боза язды – юллар үтә алмаслык баткакка әйләнеп, хәтта район үзәгеннән оештыру эшләрендә ярдәм итүчеләр дә, концерт программалары белән катнашырга җыенган үзешчәннәр дә килә алмады. Шулай да халык бәйрәм итте. Сабантуй уеннары да оештырылды, концерт программасы да, асылда авылның мәктәп балалары катнашында, үз җае белән барды.
Аннан соң эстафетаны Большеречье районының Үләнкүл авылы алды. Узган шимбә көнендә анда район күләмендә Сабантуй булды. Бәйрәмне район башлыгы Виктор Корчевой ачып җибәрде.
Үләнкүл Сабантуенда Татарстаннан һәм кайбер башка төбәкләрдән, күрше-тирә районнарның татар авылларыннан, өлкә үзәгеннән кунаклар булды. Татарстаннан мәдәният министрлыгы хезмәткәре – композитор һәм җырчы Гөлсинә Сабирова килгән иде. Ул халыкны ул бәйрәм белән тәбрикләде һәм Татарстан президенты Минтимир Шәймиевның котлау-сәламләү хатын җиткерде.
Гөлсинә ханымның Сабантуй сәхнәсендә башкарган җырлары халыкның күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм мәйданында көн буена Омскидан килгән “Умырзая” ансамбленең, Үләнкүлнең “Наза” һәм “Яшьлек” коллективларының, күп санлы аерым башкаручыларның җырлары яңгырады.
Бәйрәм барышында хезмәт алдынгыларына мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина Сабантуйны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә: өлкә кануннар чыгару жыелышы депутаты Илдус Сәрвәровка һәм эшмәкәр Тамир Алимбаевка, район мәхкәмәсе рәисе Газиз Хайруллинга, “Татарстан-Омски” партнерлык оешмасына, Үләнкүл авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчелегенә, татар үзәге рәисе Зыятдин Чумаровка, фермерларга һәм башкаларга рәхмәтләрен җиткерде.
Инде алдагы шимбә-якшәмбе көннәрендә Сабантуй Тарада, Усть-Ишимдә һәм Муромцево районының Чуртанлы авылында булачак.
Иң күләмле бәйрәм 5-нче июль көнне Омскида булыр дип көтелә. Ул узган елдагыча авыл хуҗалыгы күргәзмәләре үткәрелә торган паркта булачак.
12 июль көнне милли бәйрәмебез Тевриз районының Отузы авылында үтәчәк.
XS
SM
MD
LG