Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия борын астындагысын күрми


Ханты-Мансида булган Русия-Европа берлеге саммитында Русиядә демократия үсеше мәсьәләләре дә каралган.

Русия үз чиратында Балтыйк буе илләрендә урысларның хокукларын кысу турында сүз күтәрде. Башка дәүләтләрдә урысларның хокукы кысылу турында сүз алып барырга Русиянең хакы юк, дип саный Чаллыдагы татар милли хәрәкәте активисты, милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев.

“Русиянең үзендә урыс булмаган халыклар торган саен ныграк дискриминацияләнә. Шуңа күрә, Балтыйк буе илләрендә яшәүче урысларның хокукы кысыла дип әйтү дөреслеккә туры килми. Мәскәү тәнкыйть иткән шушы дәүләтләр Русиянең үзендә урыс булмаган халыкларның хокуклары бозылуын белсеннәр. Алар теле юк итүгә дучар ителгән урыс булмаган Русия халыклары турында шушындый саммит-форумында күтәреп чыксыннар иде.

“Балтыйк буе илләрендәге урыслар аккупациядән соң барлыкка килде. Алар анда дәүләт телен дә өйрәнергә теләми, урыс телле университет, мәктәпләр таләп итәләр. Балтыйк буе илләре белсен иде, гомер буе үз җирендә яшәгән татарларның мәктәпләре канун нигезендә бетерелә. Чиркәү христиан дине нигезләрен кертүне таләп итә. Дәүләт думасы реакцион кануннар кабул итә. Русия урыс булмаганнарның хокукын кысканда, чит илләрдә яшәүче урыслар өчен хокук даулый алмый”, диде “Азатлык” радиосына Фаик Таҗиев.

Фаик Таҗиев Русия татарларының хокуклары кысылуын дәлилләгән материалларны туплап, мөрәҗәгать ясап, Балтыйк буе илләренә җибәрергә әзерләнә.
XS
SM
MD
LG