Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:16

Татарстанда телләрне үстерү программасы яңартылачак. Ул бу елның 1 үктәберенә кадәр әзер булып дәүләт шурасында каралырга тиеш. Президент Шәймиев әлеге мәсьәләгә үз бәясен бирде.

“Аны үтәлердәй итеп эшләргә кирәк. Һәм шул ук вакытта ул татар телен өйрәнүдә вәзгыятьне җитди үзгәртә торган булырга тиеш”,- диде дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Депутатлар, бу яңартылачак программа матди яктан да ныгытылсын өчен, республика бюджеты кабул ителгәнче, 2008 елның 1 үктәберенә кадәр дәүләт шурасы утырышына тәкъдим ителергә тиеш дип карар кабул итте.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2013 елга кадәр булган әлеге программаның яңа редакциясе татар телен үстерүдә хакимиятнең бөтен баскычларына да яңа этәргеч булыр иде. Депутатлар фикеренә күрә дә, этәргечләр кирәк. Бу программа кабул ителгәнгә 4 еллап вакыт узуга карамастан, эшләр, гомүмән алганда, алга таба түгел, ә бөтенләй кире тәгәри башлаган. Күз алдында торганнарында да “кыл да кыймылдатылмаган”.
“Без әле бүген ике дәүләт телен тормышыбызның бөтен өлкәләрендә дә тигез куллану, өйрәнү һәм файдалану өлкәсендә бик ерак торабыз. Безнең акыллы үз эшенең остасы булган җитәкчеләребез һуманитар булмаган оешма, ширкәт башлыклары телләр турындагы дәүләт программасын тормышка ашыруны мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре эше генә дип карыйлар. Әмма, программа һәм канун белән якыннанрак танышкан һәр кеше анда телләрне саклау һәм өйрәнү эшенең тормышыбыз, хезмәтебезнең бөтен өлкәләрендә һәр ватандашның төп бурычларыннан берсе икәнне күрер иде”, диде Разил Вәлиев. Әмма депутат әйтүенчә, бу канунны бар дип тә белүче юк.
“Татарстанның административ кодексының икенче матдәсендә телләр турында канунны бозган өчен җитәкчеләргә төрле күләмдә штраф салу күздә тотылган. Кызганыч ки, бездә адым саен телләр турында канунны бозу очраклары булып тора, әмма әлегә кадәр республикада берәр җитәкчене җавапка тартканнарын хәтерләмим”, ди Разил Вәлиев. Депутатлар да үз чыгышлары вакытында канунның да, программаның да үтәлмәвен ачынып сөйләде. Утырыш вакытында сүз, бу өлкәдә кайбер казанышлар булуга карамастан, мәктәпләр саны кимү, кайбер районнарда татар мәктәпләре бөтенләй булмау, шәһәр транспортында ике дәүләт телендә белдерүләр ясалмау, төрле кибет һәм оешмаларның элмә такталарына татарча язмау һәм башка бүгенгә кадәр башкарылмаган эшләр турында барды.
“Гаепле кешеләр бардыр. Аларны урыннарына утыртырга була. Ни өчен Казанда татар мәктәбен ябалар? Моның өчен кем җавап бирә? Министрнымы, яки башкаларнымы министрлар кабинетына чакырып алып ни өчен бу мәктәп ябылды дип сорау алырга буладыр”, диде дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин.
“Мине бик нык гаҗәпләндергәне - дәүләт программасының беренче пунктының бүгенге көнгә кадәр үтәлмәве. Ягъни безнең республикабыз хөкүмәте каршында телләрне үстерү, саклау программасын тормышка ашыру буенча шура төзелмәгән. Без җитәкчесез караңгыда калган кеше кебек кармаланып кына барганбыз”, диде дәүләт шурасы депутаты Фоат Галимуллин. Дөрес, бу программаның бүгенге көнгә кадәр ничек үтәлүе турында хисап тоткан Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әле узган көнне генә андый шура төзелгәнлеге турында әйтеп узды узуын.

Дәүләт шурасы утырышында катнашкан президент Шәймиев, әлеге мәсьәләгә үз бәясен бирде. “Без бу мәсьәләне иң примитив юл белән хәл итергә телибез. Без бер ни дә эшләмибез. Гади генә әйткәндә, бер-беребезне сүгәбез дә, шуның белән бетте. Читтән безне берәү карап торса, иң изге әйбергә делетантларча мөнәсәбәт белән нәрсә эшлисез, сез?! дияр иде”, диде Миңтимер Шәймиев.

XS
SM
MD
LG