Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда федераль академик университет оештыру тәкъдим ителә


Казан дәүләт университеты ректоры Мәкъсүм Сәләхов гомум университет җыенында федераль академик университет оештыруны тәкъдим итте.

Сәләхов бу яңа уку йортына Казан дәүләт университетын, Татарстан фәннәр академиясен һәм Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәген кертү кирәклеген белдерде.

Ул яңа федераль академик университетка башка кайбер уку йортларын да алу мөмкин булачак диде.
XS
SM
MD
LG