Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү кеше хокукларын да үзенчә якламакчы


Урыс православ чиркәве җитәкчеләре үз әрхәрәйләр җыенында кеше хокукларын яклау дини нигездә булырга тиеш дип белдерде һәм махсус документ кабул итте.

Урыс чиркәве мәгарифкә, дәүләт оешмаларына үтеп керде. Хәзер инде кеше хокукларын яклау өлкәсендә дә үз тәртибен кертмәкче була. Мәскәүдә узган җыеннарында алар “Урыс чиркәвенең вөҗданлык, иреклелек һәм кеше хокуклары нигезләре” дигән документ кабул итте. Руханилар кеше хокукларын яклауда шуңа таянырга тәкъдим итә һәм хәзерге җәмгыятьтәге кеше хокуклары яклау нигезләреннән баш тартырга чакыра.

Русия атакае Алексий II җыенда чыгыш ясап, күп кенә халыкара кеше хокукларын яклау оешмалары тәкәберлеккә юл ача дип ишәрәләде. Ягъни руханилар фикеренчә, бары Ходай кушканча яшәгән кешеләрне һәм аларның гына гамәлләре дөрес санала һәм алар гына якланырга тиеш. Ә калганнары - гөнаһлыларны инкарь итәргә кирәк, ди алар.

Кабул ителгән документта да бу төп нигез булып тора. Ул документны җыенда Смоленски һәм Калининград атакае Кирилл җиткерде.

“Кирилл атакай бик әһәмиятле документ язган дип әйтер идем. Анда христиан күзлегеннән чыгып кеше хокуклары концепциясе эшләнгән. Үзләре оешмалары эчендә бу документның әһәмияте аңлашыла. Ләкин мин аның ничек кулланып булачагын күз алдына китерә алмыйм. Бу күбрәк вәгазьгә ошаган”, ди Русия дәүләт һуманитар университетының диннәрне чагыштырып өйрәнү үзәге доценты Борис Фаликов.

Чиркәү руханиларының белдерүе Русия хокук яклаучыларын бераз шомга салды. Алар чиркәүнең бу адымын хакимият кушуы нигезендә, Русия хокук яклау оешмаларын читләштерү өчен эшләнми микән дип борчыла. Чөнки кемнеңдер хокукын яклаганда, ул гөнаһлымы дип уйлау инде көлке тоелуын әйтә ала.

Борис Фаликов фикеренчә, христианнар, әлбәттә, кеше хокуклары турында бары гөнаһ эшләү яки эшләмәү күзлегеннән чыгып сүз йөртә ала. Ләкин аны барлык кеше дә яклый дигән сүз түгел.

“Хәтта дөньяви җәмгыятьтә генә түгел, ә башка дин вәкилләре дә аны хупламаска мөмкин”, ди ул.

Ә язучы Мария Свешникова дини кеше хокуклары нигезләре җәмгыятьттә ниндидер аңлау табуына шикләнә.

“Бу кеше хокуклары турындагы документлар инде 2006 елдан бирле үк бар икән. Ләкин аның турында руханиларның яки чиркәүгә килүчеләрнең нәрсәдер белүе хакында ишеткәнем юк иде. Аның ничек тормышка ашачагын күз алдына китерүе авры”, ди ул.

“Урыс чиркәвенең, вөҗданлык, иреклелек һәм кеше хокуклары нигезләре” дигән документына карата инде кайбер мөселман руханилары да үз фикерләрен белдерә башлады. Алар бу документны хуплый.
XS
SM
MD
LG