Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либанда шартлау 1 кешене үтерде, 28-не яралады


Либан иминлек хезмәткәрләре белдерүенчә, илнең төньягындагы Триполи шәһәрендә бер йортта булган шартлау нәтиҗәсендә кимендә 1 кеше һәлак булган, 28 кеше яраланган.

Хөкүмәт яклы сөнниләр яши торган райондагы йортның лифтына куелган бомба шартлаган дип хәбәр ителә.

Узган атнада шул төбәткә хөкүмәт яклы һәм каршы көчләр арасында мәзһәбара бәрелештә 9 кеше һәлак булып, 44 кеше яраланган иде.
XS
SM
MD
LG