Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Израильгә яңа кисәтү ясады


Иран инкыйлаб көчләре башлыгы, генерал Мөхәммәт Али Җәгъфәри Израильгә яңа кисәтү ясап, әгәр дә Израиль Иранга һөҗүм итсә, Тәһран да үз ракеталары белән җавап бирәчәк диде.

Иранның Җам-и-Җам басмасына Җәгъфәри шулай ук Иран үзенә һөҗүм булган очракта Һормуз бугазында хәрәкәтне чикли ала дип белдерде.

Һормуз бугазы аша көн саен 13 миллион мичкә нефть үтә.

Бу дөнья базарында сатылган барлык нефтьнең 40 процентын тәшкил итә.

Күптән түгел киңкүләм мәгълумат чараларында Израиль хәрби көчләренең Иранга һөҗүм күнегүләре үткәрүе хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG