Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда 4 милиция хезмәткәре үтерелде, 4-әү яраланды


Чечняда гыйсъянчылар белән бәрелештә 4 милиция хезмәткәре һәлак булды, 4-әү яраланды.

Интерфакс хәбәр агентлыгы белдерүенчә, бәрелеш җомга кичендә Ведено районында булган.

Милициягә автомат кораллардан һәм ракета аткычтан ут ачылган.

Һөҗүм итүчеләрнең 2-се үтерелгән, качып киткәннәре эзләнә.
XS
SM
MD
LG