Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анбар виләятен Гыйрак көчләренә тапшыру кичектерелде


АКШ көчләре элек сөнни гыйсъянчылар ныгытмасы саналган Анбар виләятендә иминлек саклауны Гыйрак көчләренә тапшыру чарасын кичектерергә булды.

АКШ хәрбиләре көтелгән ком бураны рәсмиләргә шимбә көнне Анбар виләятенә, тапшыру тантанасына бару мөмкинлеге бирмәс дигән сәбәп белән бу чара кичектерелде дип белдерде.

Хәрбиләр бу кичектерү Анбар виләятендә атнакич булган бомба һөҗүменә бәйле түгел диде.

Ул һөҗүмдә 20 кеше, шул исәптән 3 АКШ хәрбие һәм аларның 2 тәрҗемәчесе һәлак булды.
XS
SM
MD
LG