Accessibility links

Пекин уеннарында кем җиңәчәк?


Илнең спорт казанышлары аның икътисади үсешенә бәйле. Пекин Олимпия уеннарында Кытай Кушма Штатларга җитди көндәшлек күрсәтәчәк, Русия өченче урын алачак, дип фаразлана.

PriceWaterhouseCoopers киңәш ширкәте белгечләре 2008 ел Олимпия уеннарында кайсы ил нинди урын алачагын фаразлап караган. Илләрнең спорт нәтиҗәсенә тәэсир иткән факторлар арасына узган еллардагы казанышлар, спорт өлкәсендә планлау гына түгел, илнең икътисади хәле дә кертелгән. Моннан тыш, илдәге халык саны, уртача керем, узган Олимпия уеннарында медальләр саны искә алынган.

Алай гына түгел, илләрнең заманында Варшау килешүе оешмасына керү-кермәве дә искә алынган. Белгечләр фикеренчә, бу мөһим, чөнки элекке социалистик лагерь илләре спорт өлкәсендә дәүләти планлау үрнәге булган.

Гомүмән алганда, илнең халык саны, икътисади куәте зуррак булган саен, аның медалләр саны да күбрәк, - ди тикшерү җитәкчесе Джон Хоксворт.

Медальләр һәм икътисад

Белгечләр фикеренчә, бу уеннарда Русия медальләр саны белән өченче урын алачак. Бу Русиянең хәзерге икътисади хәленнән югарырак күрсәткеч булачак. Германия белән Австралия шактый калышып, дүртенче-бишенче урыннар алачак.

Кушма Штатлар, икътисади төшенкелек кичерүгә карамастан, зур уңыш казаначак. Ләкин уен хуҗалары кытайлылар, американнарны да узып китә ала, чөнки Кытай икътисады хәзер үсеш кичерә.

2004 ел Афин уеннарында АКШ беренче урын алган иде. 4 ел эчендә спорт өлкәсендә шактый үзгәрешләр булды. 2008 ел Пекин уеннарында Кытай, бер-ике медаль күбрәк алып, Американы икенче урынга кысрыклап чыгарырга мөмкин.

Шулай ук, икътисади үсеш кичергән Польша, Бразилия, Мексика һәм Индониезия дә узган уеннар күрсәткечен уздыра ала. Ә менә Британия, киресенчә, ике медальгә азрак алыр дип көтелә.

Килешмәүчеләр дә бар


Глобальләшү проблемнары институты җитәкчесе Михаил Делягин бу тикшеренүгә шик белдерә. Аның фикеренчә, илнең спорт уңышлары уртача керемгә түгел, ә дәүләтнең спорт өлкәсендә сәясәтенә бәйле.

Кайбер илләрдә, мисал өчен, Германия, Япониядә дәүләт спортка зур әһәмият бирми, - ди Делягин. - Кытай исә һичшиксез беренче урын алачак, чөнки анда Олимпиадага без сугышка әзерләнгән кебек әзерләнәләр.

Кушма Штатлар һәр өлкәдә беренче булса да, бу уеннарда икенче булачак. Русиядә спорт тармагында вазгыять яхшыра, ләкин Амерка белән Кытайга әле ерак, - ди Делягин. - АКШта спорт - бизнес, дәүләт моның өчен барын да эшләгән.

Русиядә исә спорт нефть долларлары хисабына гына яши. Америкадан калышу зур. Заманында илдә спорт үсешенә зур өлеш керткән спорт мәктәпләре системы хәзер җимерелгән хәлдә.
XS
SM
MD
LG