Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Казанда Төркмәнстан президенты булды


Гурбангулы Бердымөхәммәдов Миңтимер Шәймиев белән очрашты

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Миңтимер Шәймиев белән очрашты

Казанда Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов президент Миңтимер Шәймиев, премьер Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар белән очрашты.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан һәм Төркмәнстан хөкүмәтләре арасындагы килешүгә кул куелды.

Бердымөхәммәдов Татарстанда югары уку йортларында белем алучы төркмән студентлары, монда булган төркмәннәрнең иҗтимагый оешмасы белән дә аралашты.

Татар белән төркмәнгә ат кирәк

“Казан” ат-спорт комплексында төркмән кунаклары өчен Татарстанның икътисади һәм сәнәгать мөмкинлекләрен тәкъдим итүче күргәзмә оештырылды. Гурбангулы Бердымөхәммәдов ипподромдагы атларны да карады. Билгеле булганча, төркмәннәр данлыклы ахалтекин атлы ат төрен үрчетүче буларак та билгеле.

Казан ипподромында

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашудан соң: “Без Төркмәнстанның нәрсәләргә ия булуын һәм ничек үсеш кичерүен беләбез, сезнең уңышларга һәм дәүләтегездә башка илләр белән хезмәттәшлек итү өчен булдырылучы перспективаларга шатланабыз”, дип белдергән.

Сәламәтлек саклау профессоры

Делегация әгъзалары Казан дәүләт университетында да булды. Бердымөхәммәдовка анда мактаулы доктор исеме бирелде. Казан дәүләт университеты гыйльми шурасы бу нисбәттән махсус киңәйтелгән утырыш үткәрде. Анда Татарстан җитәкчеләре дә катнашты. Гурбангулы Бердымөхәммәдовны КДУ ректоры Мәгъзум Сәлахов “танылган галим, медицина фәннәре докторы, сәламәтлек саклау системасын оештыру өлкәсендәге профессор” дип атады. Гурбангулы Бердымөхәммәдов үзенә докторлык бирелүне “бөтен төркмән фәненең казанышларын тану" дип бәяләде.

Татарстан һәм Төркмәнстанның чимал чыгару эшләре бер-берсенә охшаган. Шулай ук төркмәннәргә КамАЗ машиналары сатыла. Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2008 елның гыйнварында Төркмәнстанда “КамАЗ” һәм “Татнефть” ширкәтләре катнашында килешүләргә кул куеп кайткан иде инде. Ул машина төзелеше, нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, шулай ук азык-төлек сәнәгате, фән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хезмәттәшлек үсә ала дип саный. Бу юлы да хөкүмәтләр арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүдә, нефть һәм газ эшкәртү, нефть химиясе, табигый битум җитештерү өлкәләрендә хезмәттәшлек турында әйтелә.

Тугандаш халыклар

Очрашуларда төркмән һәм татарның тугандаш халык, уртак динле булуы ассызыкланды. Совет чорында Казанда шактый төрекмән ветеринария, химик-технология һәи финанс инстутутларында укый иде. Тик соңгы дистә елларда алар саны кимеде. Миңтимер Шәймиев Татарстан югары уку йортларында Төркмәнстаннан килгән күп санлы студентлар белем алу өчен реаль мөмкинлекләр бар дип чакыру ташлаган.

"Азатлык" радиосына Татарстан төрекмәннәре милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы Вепа Нурсахатов, Казанда төркмән келәмнәрен сатучы кибет ачу теләге барлыгын да әйткән иде инде.

Үзгәртүләр алып килүче


Билгеле булганча, узган елны Төрекмәнстан президенты Гурбангулы Бирдемөхәммәдов үз илендә икътисадый реформаларны тизләтергә һәм чит илләрдән инвестицияләр кертү өчен шартлар тудырырга ышандырган иде. Ә менә 2006 елда вафат булган элекке президент Сәпәрморат Ниязов җитәкчелек иткән елларда көнбатыш илләре Төркмәнстанга инвестицияләр әллә ни салмады.

XS
SM
MD
LG