Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:36

Израиль Газзә Сызыгына чик капкаларын ачты


Израиль Газзә Сызыгы белән 3 чик капкасын яңадан ачты.

Бу чик капкалары узган атнада фәлестиннәр һөҗүм итмәү килешүен бозып Израильгә ракеталар атканнан соң ябылган иде.

Хәрбиләр вәкиле фәлестин ягыннан яңа һөҗүмнәр булмау сәбәпле чик капкалары яңадан ачыла дип белдерде.

Газзәдәге Исламчы Җиһад сугышчылары Израильнең Көнбатыш Ярда үзләренең бер җитәкчесен үтерүенә җавап буларак узган чәршәмбедә Израильгә 3 ракета атты.

Газзәдә хакимияттә булган Хәмас белән Израиль үзара һөҗүм итмәү турында килешкән иде.

XS
SM
MD
LG