Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанның Хыбер виләяте сугышчылардан чистартылды


Пакыстан иминлек көчләре Хыбер виләятен сугышчылардан чистартуын белдерә. Шимбә анда сугышчыларга каршы хәрби чаралар башланган иде.

Әфганстандагы халыкара көчләрнең төп тәэминат юлы Хыбер виләяте аша үтә.

Төп хәрби чаралар төбәкнең төп шәһәре Барра тирәсендә булды. Анда сугышчыларның каршылык күрсәтмәүче берничә ныгытмасы шартлатылды.

Хыбер виләятендәге бу һөҗүмнән соң Әфган чиге янындагы Көньяк Вәзирстанда Пакстандагы Талибан башлыгы Байтулла Мәкъсут хөкүмәт белән сөйләшүләрдән чыгуын белдерде.
XS
SM
MD
LG