Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:56

Казахстан энергияне күбрәк сата башларга тели


Казахстан башкаласында Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының Парламент Мәҗлесе утырышы булды. Анда чыгыш ясаган Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, илнең энергияне һәм азык-төлекне дөнья базарларына күбрәк күләмдә чыгара алуы турында белдерде.

Бу Европа илләренең Казахстанга күләмле инвестицияләр, яңа технологияләрне керткән очракта мөмкин булачак, ди ул.

"Бу хезмәттәшлек барыбызга файдалы була ала, ул бәяләрнең төшеүнә китерә ала. Казахстан, без сезгә - ресурслар, сез безгә - инвестицияләр кагыйдәсе белән эшләргә риза", дип белдергән Назарбаев.

XS
SM
MD
LG