Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер түгәрәктән чыга алмыйча


Розалинда Мусина
Розалинда Мусина

Татарстанда этносоциологик тикшеренүләр башлануга 40 ел тулуга багышланган конференция узды.

Этник яктан караганда бүгенге Татарстанның хәле ничек соң? Татарлар саны артуга таба барамы, әллә кимиме? “Татарлар күбәйгән, урыслар әзәйгән, мигрантлар да күбәйгән. Татарларның саны мигрантлар белән тулыланды”, ди Татарстан фәннәр академиясенең тарих институтында этнология бүлеге җитәкчесе һәм этносоциология тикшеренүләр үзәге башлыгы Розалинда Мусина.
Татарлар да аз туа
Мусина әйтүенчә, Татарстанда яшәүче татарларның үлүе, урысларныкы шикелле үк артуга таба бара. Туучылар саны халык санына әллә ни зур тәэсир ясамый. Мигранталар килүе генә татарлар санын әзерәк тотып тора. Һәр татар гаиләсендә икедән артык бала булса гына сан артуга таба барачак, ди белгеч.
Татар милләтенең кимүенә берәр киртә куеп буламы? Нәрсә дә булса эшләү мөмкинлеге бармы? Бу мәсьәләгә килгәндә, Русиянең этномәдәни сәясәтен тәнкыйтьләр өчен сүзләр эзләп табу да бик кыен, ди Розалинда Мусина. Ә Татарстанга килгәндә исә, бу мәсьәләне бөтен юнәлешләрне дә бергә алып барганда гына хәл итергә мөмкин булачак.
Милләтара киеренкелек арта
Милләтара мөнәсәбәтләргә килгәндә дә киеренкелек арта икән. “Татарстанны без тотрыклылык төбәге дип атасак та, кешеләр арасында эчке киеренкелек арта. Фикер белешкәндә кешеләр “тыштан тыныч, ә эчке киеренкелек бар” диләр. Әнә шулай җавап бирүчеләр бер 20% бардыр”, ди Розалинда Мусина. Ә узган гасырның 90 елларында бу сан бик әз булган. Аннан да кала милли күтәрелеш башланган вакытта Татарстанда яшәүче урыслар ул вакыттагы үзгәрешләргә теләктәш булган.
Татар теленә өйрәтергә теләүчеләр кими
“Алар татарларның мәдәниятен, телен күтәрергә кирәк дип аңлап теләктәшлек күрсәткән иде. Ул вакытта урысларның 70%тан артыгы балаларыбызны татар телендә укытырга әзер дип әйтә иде”, ди Розалинда Мусина. Бу сан да елдан-ел кими бара. Фикер белешүләрдә катнашканнарның яртысы гына хәзер уңай җавапта. Ни өчен бу сан кими соң? Тикшерүче әйтүенчә, иң зур балә урыслар татар телен өйрәнеп, аның киләчәген күрми. Икенчедән, укыту методикасы аксый. 15 ел элек исә, башка милләтләрне татар теленә өйрәтүнең нәтиҗәсе бөтенләй башка булыр дип көткән алар.
Ләйсән Мөхәррәмова
Казан дәүләт медицина университеты да тикшеренүләр хәдәфе итеп татар мәктәпләрен алган. “Бу мәктәптә укыган балаларның илгә, Русиягә һәм Татарстанга һәм татарларга карата фикерләре үзгәрәме? Аларның фикер агышы, рухый тәрбияләре урыс телендә укыган балалардан аерыламы шуны өйрәнәбез”, ди медицина университеты проректоры, әлеге уку йортының тарих, социология һәм фәлсәфә кафедрасы мөдире Ләйсән Мөхәррәмова.
Русия дилбегәне ныгыта
Узган атнада үткән конференция вакытында ул Русиядәге милли мәктәпләрне гасырлар дәвамында бер түгәрәктән чыга алмаган йөгерешчеләр кебек дип бәяләгән. Русия бу уку йортларына мөнәсәбәттә дилбегәне я бушата, я сулыш та ала алмаслык итеп ныгытып тарттырып бәйләп куя. Бүгенге көн дә яңалык түгел. Инкыйлабка кадәр дә, узган гасырның 60 елларында да хәзерге сәясәт булып алган. Бүгенге авыр хәл турында, Ләйсән Мөхәррәмова әйтүенчә, Татарстан депутатлары һәм рәсмиләр тарафыннан тагын сүзләр куерганнан куера.
Сихерле боҗра сыман…
Әмма, “Мин федераль үзәк кенә түгәрәк эчендә чаба дип әйтмәс идем. Татар зыялылары да нәкъ шушы түгәрәк эчендә. Берсенең дә моннан чыгасы килми. Бу тиккә йөгереш туктап, үсеш спираль буенча китсен дисәләр, берәрсе моннан чыгар иде. Әмма Татарстан элек чапканны бүген дә кабатлый”, ди Мөхәррәмова. Аның сүзләренчә, Татарстан үзе нык абруйлы милли мәктәпләр булдыра алмады. Татар-төрек мәктәпләре республиканың үзенең генә җимеше түгел.
Татар мәктәпләренә караган санарга күз салсаң да, хәлләр шәптән түгел. Белгечләр белән тәэмин ителүе Русия төбәкләре исемлегендә 8-нче дистә эчендә. Татар мәктәпләренең финанслануы да “ташка үлчим”.
Мәктәпләрнең хәле начар
“Бездә мәктәпләрнең хәле, укыту, биналарның хәле һәм башка мәсьәләләр буенча Русиядә чагыштырган вакытта я урталыкта, я аннан да түбәнрәк дәрәҗәдә торабыз”, ди әлеге конференциядә катнашкан галим Дамир Исхаков. Аның әйтүенчә, социологик тикшеренүләр аша милли мәсьәләрне барлауга багышланган бу очрашуда сүз төрле темаларга булган.
Русия тикшеренүләргә акча кызгана
Дамир Исхаков
“Милләтчелекнең төрле яклары турында сөйләшүләр булды. Татарстанның үз хәлләре, татарлар турында да мәгълүматлар шактый бирелде. Әмма шул әйбер дә ачыкланды- Русиядә бу юнәлештә эшләр шактый сүлпән бара. Моның бер сәбәбе- чит илләрдән грантларны китерүне тыю. Русиянең үз эчендә бу мәсьәләләрне тикшерүгә акча күп бирелми. Бу Татарстанга да кагыла”, ди Дамир Исхаков. Шулай ук бу өлкәдә тикшеренүләр өчен галимнәр әзерләү дә шәптән түгел икән.
Милли тикшеренүләр Татарстанда башланган
Моннан нәкъ 40 ел элек милли мәсьәләрне социологик тикшеренүләр аша өйрәнугә Татарстанда нигез салынган булган. Ул вакытта СССР фәннәр академиясенең этнография институты беренче эзләнүләрне Татарстанга килеп башлап җибәргән булган. Бу вакыйганың 40 еллыгына багышланган конференциядә Русиядән һәм якындагы чит илләрдән 70-ләп кеше катнашкан. Розалинда Мусина әйтүенчә, чара ахырында нинди дә булса резолюцияләр кабул ителмәгән.
XS
SM
MD
LG