Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:41

Атна ахырында Татарстан җитәкчелеге Казанда дәрәҗәле кунакны – Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтовны кабул итте.

Аның белән Татарстанга тулысынча илнең министрлар кабинеты, кайбер дәүләт оешмалары башлыклары һәм Русиядә Төркмәнстан президенты вәкиле Халназар Агаханов килгән иде.
Төркмәнстан президенты сәфәр кысаларында иң элек республика башлыгы Миңтимер Шәймиев белән очрашты. Кирмәндә узган бу чарада, шулай ук премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, аның беренче урынбасары Борис Павлов, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, президентның халыкара сораулар буенча киңәшчесе Тимур Акулов катнашты.

Очрашу барышында Миңтимер Шәймиев Татарстан һәм Төркмәнстан икътисадының охшаш булуы турында әйтте. Әмма нефтехимия, машина төзелеше өлкәләрендә уртак элемтәләрне әле алга таба да камилләштерергә кирәк, ди Шәймиев.

Ике президент очрашуының төп нәтиҗәсе - Төркмәнстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән килешүнең имзалануы. Бу килешүгә Төркмәнстан башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәтов үз чыгышында мондый мөнәсәбәт белдерде:

“Бүгенге очрашу вакытында без, күбесенчә, сәүдә-икътисади, ягулык, энергетика, мәдәни элемтәләрне ныгыту турында сүз алып бардык. Безнең төп максат - ул Төркмәнстанда нефть чыгару өлкәсен камилләштерү. Бүгенге көндә без элекке нефть чыгару, эшкәртү ширкәтләрен төзекләндерү һәм яңаларын төзү белән мәшгуль. Әлеге эшне без 2030 елларга төгәлләргә уйлыйбыз. Әлеге проектларга бүген инде, 1 миллиард 600 миллион инвестиция кертелгән.
Сәүдә өлкәсенә килгәндә, Төркмәнстанда чит ил ширкәтләренә эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Төркмәнстан ширкәтләрен дә башка илләрнең икътисадына чыгару - безнең теләк. Болай булган вакытта, Төркмәнстан да, Татарстан да башкаларда икътисад ягыннан кызыксындыру уятачак”, ди Гурбангулы Бердымөхәммәтов.
Татарстанга сәфәре барышында Төркмәнстан президенты республиканың икътисадый мөмкинлекләре белән танышу максатыннан төрле ширкәтләр белән танышырга теләсә дә, вакыт аз булу сәбәпле һәрбер җиргә аерым йөри алмаган. Нәтиҗәдә, Гурбангулы Бердымөхәммәтов Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре белән бер күргәзмәдә танышып чыкты. “Казан” ат-спорт комплексында, “Татнефть”, “КамАЗ”, “Казан боралак заводы”, “Казанкомпрессормаш” ширкәтләре, “Идея” технопаркы, “Алабуга махсус икътисадый бүлге”се үзләре белән таныштырып чыкты.
Әмма Татарстан икътисадында Төркмәнстан президентын иң кызыксындырганы - ул “КамАЗ” машиналары. Сәфәр барышында Гурбангулы Бердымөхәммәтов “КамАЗ” ширкәте белән дә танышты. Биредә президентны иң элек “КамАЗ-65115” моделле машина кызыксындырды. Газ белән йөри торган әлеге машина, газга бай булган Төркмәнстанга, аеруча кулай, дип белдергән ул. Бу сәфәр барышында Төркмәнстан президенты белән “КамАЗ” башлыгы Александр Когогин килешү дә имзалый. Аның нигезендә 2008 елда Төркмәнстан Татарстаннан 2549 данә “КамАЗ” машинасы сатып алачак. Бүген исә, Төркмәстанда 10 меңгә якын “КамАЗ” машиналары кулланыла.

Татарстанга сәфәре барышында Гурбангулы Бердымөхәммәтов, шулай ук, Казан дәүләт университетында да булды. Аныңча, Татарстан белән Төркмәнстан икътисади яссылыкта гына түгел, ә мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә дә тыгыз элемтәләр урнаштырып торырга тиеш.
“Бүгенге көндә Татарстан белән Төркмәнстан югары уку йортлары арасында тыгыз элемтә урнаштырылып килә. Миңа калса, бу өлкәдә әле безнең эшлисе эшләр бик күп. Илнең барлык яктан да уңышлы булуы, күбесенчә, биредә фәннең үсешенә бәйле. Шуны истә тотып, без Төркмәнстанда мәгариф системасын үзгәртеп коруга керештек. Мәгарифкә хәзер яңа технологияләрне кертергә кирәк.
Минем теләк, алга таба да Татарстан белән Төркмәнстан югары уку йортларын тыгыз элемтәдә тоту. Безгә бер-беребездән өйрәнә алырлык әйберләр күп. Шулай ук, мәгариф дигәндә, мәдәниятне дә онытырга ярамый. Татарстан белән Төркмәнстан, электән үк тирән тамырлар белән бәйләнгән. Бүген дә бу элемтәләр дәвам итергә тиеш”, ди Гурбангулы Бердымөхәммәтов.
Шул ук көнне Казан дәүләт университетының галимнәр шурасы утырышы узды, биредә Төркмәнстан президентына университетның хөрмәтле докторы дигән диплом бирелде.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Төркмәнстан белән Татарстан арасындагы элемтәләргә, республика массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, ә Төркмәнстан мәгълүмат чаралары да игътибар итә. Әмма алар, татарстанныкыларга караганда, бу мәсьәләдә икътисадка түгел, ә гасырлардан-гасырларга килгән тарихи, мәдәни бәйләнешләргә күбрәк игътибар итә.


XS
SM
MD
LG