Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаиләләрендә патриархат кими


Русиядә патриархаль, ягъни ир-ат баш булган гаилә тарафдарларының саны кими. Күп кенә кешеләр гаиләдәге ике яклы тигезлекне өстен күрә.

Һәркемгә таныш “Ир – баш, хатын – муен” мәкалә көннән-көн үзенең актуальлеген югалта бара, ди белгечләр. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, Русиядә яшәүчеләрнең күбесе гаиләдә баш кеше булырга тиеш түгел, мөһим карарларны ир белән хатын бергәләп кабул итергә тиеш дип саный. Ә менә өйдә ир-ат хуҗа булган гаиләләр кими бара. Русиялеләрнең 14% гаиләдә төп сүзне бүгенге тормыш шартларын яхшырак белгән кеше хәл итсә уңышлырак дип саный. Шулай ук, акчаны күбрәк табучы өйдә хуҗа булырга тиеш дип уйлаучылар да бар.

Ә бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашучыларның яртысы, нигездә ирләр, хатын-кыз көндәлек вак-төякләрне сатып алу өчен җаваплы, ә кыйммәтле әйберләр алганда соңгы сүзне ир-ат әйтергә тиеш, дип саный. Ә икенче яртысы, күбесенчә хатын-кызлар, гаиләдә ир акчаны күбрәк эшләсә дә, хатын аны ничек кулланса да ярый, ди.

Моннан тыш, гаиләгә акчаны кем генә алып кайтуга карамастан, алар хуҗалык эшләрен алып барган кеше кулында булырга тиеш дип әйтә күп кенә халык. Бары тик 28% кеше, киресенчә акчаны кем тапкан шул аның белән идарә итә, дигән.

Сораштыруда катнашкан халыкның дүрттән өч өлеше, йорт хуҗалыгы мәшәкатьләре белән ир һәм хатын кыз бергәләшеп шөгыльләнергә тиеш, дип санауларын әйткән. Русиядә яшәүче һәр өченче ир һәм һәр бишенче хатын-кыз йорт хуҗалыгын гүзәл затлар алыр барырга тиеш булуын әйтә.

Русия гаиләләрендә йорт хуҗалыгы һәм бала тәрбияләү өчен хатын-кыз җаваплы булса, матди якны нигездә ир-атлар кайгырта. Бу элеккедән килгән гадәт һәм әлеге фикерне күбесенчә ирләр куәтли. Әмма хәзер гаиләне туендыручы хатын-кызлар да арта бара.
XS
SM
MD
LG