Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:34

Шәркыять конференциясе тәмам


Уфада “Урал-Алтай: гасырлар аша киләчәккә” исемле Бөтенрусия шәркыять конференциясе узды.

Ул 27-28 июнь көннәрендә республика парламенты бинасында узды. Анда төрки телләрнең әдәбиятлары, фольклоры, тарих һәм этнографияләрен өйрәнү торышы тикшерелде.

Җыенда мәгарифтәге милли компонентның бетерелү турында да фикер алыштылар һәм махсус резолюция кабул иттеләр. Ул Русиянең дәүләт думасына җибәреләчәк. Конференциядә катнашучылар 29 июнь Гафури районына сәфәр кылды. Гафури районында урнашкан республикадагы иң зур башкорт авылы Сәетбабада, билгеле галим Җәлил Киекбаев туган Каран-Елга авылларында, Красноусольский шифаханәсендә булдылар.

XS
SM
MD
LG