Рәсми мәгълүмат чаралары моны аларның икенче эшкә күчүләре сәбәпле дип аңлата. Күгәрчен районы башлыгы Рамил Мәҗитов, чыннан да, икенче эшкә алынды. Ул Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе итеп билгеләнде. ә Илеш районы башлыгы Александр Кимның нинди эшкә күчүе мәгълүм түгел. Рәсми булмаган чыганаклар, аның финанс хилафлыклары өчен эштән алынуын хәбәр итә.
Күгәрчен һәм Илеш районы башлыклары вазифаларыннан азат ителде.