Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:09

Атна азагында көнбатыш Себердәге Ханты-Манси шәһәрендә фин-угыр халыкларының V дөнья конгрессы узды. Нигездә мәдәни хезмәттәшлеккә багышланган шушы олы җыенда сәяси очкыннар да чәчрәп алды.

Элек күпләр ишетеп тә белмәгән Ханты-Манси шәһәре бу көннәрдә халыкара дан нурларында - анда Русия һәм Европа Берлеге җитәкчеләре белән очрашу тәмамланып та өлгермәде, Маҗарстан, Финләндия һәм Эстония президентлары килеп төште.

Шушы олы кунаклар бирегә V бөтендөнья фин-угыр халыклары конгрессында катнашырга килгән иде. Мәгълүм ки, бар шул халыклардан бары тик маҗарлар, эстоннар һәм финнар гына үз бәйсез дәүләтенә ия һәм алар үзләренә кардәш башка ваграк фин-угыр халыкларына төрлечә ярдәм итәргә тырыша.

Очкыннар да нәкъ менә шул дәүләтчелек тирәсендә чыгып алды. Дөнядагы 24 фин-угыр халкыннан 17-се Русиядә яши. Сан ягыннан иң эреләре - карел, мукшы (мордва), ар (удмурт) һәм чирмешләрдә (мари) милли республика статусы бар, гәрчә алар барысы да шул җирләрдә инде азчылыкта калды.

Гомумән, 1989 елгы җанисәп Русиядә 3.3 миллион фин-угыр булуын ачыкласа, 2002-дә инде бу санның 2.7 миллионга гына калуы билгеле булды.

Шушы кече халыкларны тулысынча чорнап алган урыс мохите тел ягыннан да, гореф-гәдәтләр ягыннан да аларны йота бара, ә инде азсанлы милли хәрәкәтләрнең моңа каршы ничек тә булса көрәшергә маташуын федераль хакимиәт "экстремизм" тамгасын тагып зарарсызландырырга тырыша.

Мәскәү фин-угыр берлелеген бары тик фольклор, җыр-бию, кәрзин үрү һәм агач сырлауга гына калдырырга теләр иде, Ханты-Мансидагы корылтай да нәкъ менә шулай башланды.

Шәһәрнең нәкъ үзәгендә халык ансамбельләре тамашалар күрсәтте, һәр теләгән кеше хәтта үзе тукыма тукып, милли сувенирлар алып йөрде.

Эстония президенты Илвес
Конгресс утырышында исә сүз шушы кече халыкларның тел, гореф-гәдәт, мәдәният өлкәсендәге проблемалары, ихтыяҗлары турында барды. Анда рәсми кунак буларак катнашкан эстон президенты Тоомас Һендрик Илвес үз чыгышында "150 ел элек, фин-угырларның әле бернинди дә дәүләте булмаганда без азатлык һәм демократияне сайлаган идек, башка фин-угыр халыкларында бу юл әле дә сайланмаган" дип белдерде.

Русия рәсмиләре моны шунда ук Эстониянең Русиядәге фин-угыр халыкларын аерылып чыгып, үз дәүләтләрен коруга өндәве дип бәяләде, бу президентка лаеклы чыгыш түгел, дип белдерде.

Алай гына да түгел, соңрак чыгыш ясаган Константин Косачев, Думаның тышкы мөнәсәбәтләр комитеты рәисе, Эстониядән үч алып, аны үзендәге урыстелле халыкны эзәрлекләүдә гәепләде, Европа илләре мари активистларын эзәрлекләүне күпертә, дип белдерде.

Косачев чыгышын тыңлап та бетерми Эстониянең рәсми вәкиллеге, шул исәптән президент Илвес та, утырышлар залын ташлап чыгып китте.

Эстон президентының шушы гамәле Эстониянең үзендә тулы яклау казанды. Андагы сәясәтчеләр фикеренчә, Русия белән Эстония арасында Ханты-Мансида чыккан чираттагы очкыннар Мәскәүнең һаман да игелекле теләкләре булмавын, сәяси иреклекләр өлкәсендә эстоннарга һәм гомумән фин-угырларга карата шовинистик рухта калуын күрсәтте.

Эстония тышкы эшләр министры Урмас Пает фикеренчә, Дума вәкиле бу гауганы белә торып чыгарган, чөнки анда президент Медведевнең Русия тышкы сәясәтен бераз йомшату тырышлыкларына каршы чыгалар.

XS
SM
MD
LG