Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең быелгы Сабан туе аеруча зурлап оештырылды


Сәбәбе - киләсе елда Сембердә узачак Федераль Сабантуйга әзерлек кебегрәк булды ул. Барлык районнар башлыкларының да үз халкын әзерләп алып килүе шуны күрсәтә.

Бу исә халыкның моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә җыелуына да сәбәп булгандыр. Элекке елларда Җиңү паркында гына уза торган Сабантуй быел аннан тыш янәшәдә генә урнашкан ипподромны да биләде. Һәм рәсми ачыш та шунда булды.
Беренче булып сүз тоткан Сергей Морозов чыгышы да татар күңеленә хуш килердәй сүзләргә бай булды. Бәйрәм ашы – кара-каршы, дигәндәй, Татар малтабарлары клубы исеменнән аның рәисе Руслан Гәйнетдинов губернаторга Алыча исемле алаша бүләк итте.

Руслан шулай ук киләсе елда узачак федераль Сабантуйда бик уңган шәп нәселдән туган алашаның беренче урын яулаячагын һәм өлкә бюджетына да файда китерәчәгенә ышаныч белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировның тәбрик сүзләрен аның беренче урынбасары Рамис Сафин җиткерде һәм Австралиядән килгән милләттәшебез Зыя әфәндегә сүз бирде.

Кунак чит илләрдә яшәүче татарларның милли үзаңны саклап калу чаралары белән кыскача таныштырды һәм ноябрь аенда булачак Сабантуй турында мәгълүмат бирде, хуҗаларга җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанның Юстиция министры Мидхәт Корманов президент Шәймиевнең табрик сүзләрен укыды һәм Ульян губернаторына рәхмәт сүзләрен белдерде. Ул Сабантуйның халкыбызның бердәмлеген ныгытуда әһәмиятенә дә басым ясады.

Җирле автономия рәисе Фәрит Әюпов Сембергә “нигез салган” Богдан Хитровоның булачак һәйкәлендә аның кылычлы булачагына ишарәләп, шәһәр мэры Сергей Ермаковка кылыч һәм Кол Галинең “Йосыф китабы”н бүләк итте дә, Кол Гали һәйкәле дә озак көттермәс, дигән өмет белдерде. Ермаков исә Кол Гали һәйкәле дә булырга тиеш, диде.

Ермаков исә, воевода Богдан Хитрово һәйкәленең 15 августта ачылачагын белдерде һәм Кол Гали һәйкәле дә булырга тиеш, диде. Ләкин аны әзерләргә кирәк, дип тә өстәде. Шулай инде: Богдан Хитрово һәйкәле гомум бюджет хисабына, ә Кол Гали һәйкәленә халыктан акча җыярга кирәк.

Әйтергә кирәк, 11 сәгатьтә башланган рәсми ачышта халык күп иде, дип булмый. Чөнки Җиңү паркында 2 җирдә концертлар 10 сәгатьтә үк башланган иде инде: иң зур мәйдан сәхнәсен Чистай үзешчәннәре бизәде, ә гадәттә “яшьләрнеке” дип саналучы мәйдан сәхнәсен - өлкә авыллары үзешчәннәре һәм “Зөләйлә” төркеме. Хәер, алар гына түгел – гомум җырлар да булды, биюләргә дә күп вакыт бирелде. Хәтта конкурслар да оештырылды.

Ипподромда ясалган өр-яңа сәхнәдә Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” җыр-бию ансамбле һәм Казаннан да ераграк арадагы Иске Кулаткы районы үзешчәннәре халыкны ләззәтләндерделәр. Ерак араларны якын итеп килүен Иске Кулаткы сандугачы Галия Әюпова: “Безне чакырдылар бит, әмма чакырмасалар да килгән булыр идек. Өлкәбез Сабантуенда катнашмый калырга”, дип аңлатты.

Шунда ук Мәләкәс сәнгать осталары да халыкны сыйладылар. Монысы – рухи азык. Әмма бу Сабантуйның иң зур үзенчәлеге исә – һәр район вәкилләренең олуг палаткалар куюлары. Һәрберсе үз халкын гына түгел – кунакларны да төрле-төрле “тәмнүшкәләр” белән сыйлый.

Татар бик аз яшәгән Сура районының башлыгы урыс һәм эрзә кызларын да татар милли киемнәре белән тәэмин иткән. Шундый ук аз татарлы Новоспасски шәһәреннән Район Мәдәният йортының Ял комплексы җитәкчесе Розалия Фәхретдинова исә татар көнкүреше музейчыгы алып килгән.

Аның максаты - Новоспасскида яшәүче татарларның рухи халәтен ныгыту гына түгел – күрше халыкларны да татар кљнкүреш сәнгате белән якыннанрак таныштыру.

Гомумән, быелгы Сабантуйны чын мәгънәсендә Федераль сабантуй исеменә лаек дип тә санарга буладыр. Халыкның биниһая күплеге, тирән эчтәлеге, оешканлыгы һәркемдә канәгатьлек хисе уяткандыр. Һәрхәлдә, Татарстаннан гаиләсе белән килгән яшь галим һәм язучы Нурулла Гариф фикере шулай уйларга нигез бирә.

“Әгәр Ульянда икәнемне белмәсәм, Казан Сабан туенда дип уйласам, әллә Казан татары да татарлыгын исенә төшерә башлаганмы инде, дип уйлар идем. Монда бер генә дә сүз урысча сүз ишетмәдем. Шөкер, эчкән кеше дә очрамады”, дип белдерде Нурулла Гариф.

Бу – кунак фикере. Җирле халык та бик канәгать калды быелгы Сабантуйдан. “Бу Сабантуйның нинди җитешсезлекләрен төзәтергә кирәк булыр иде?” дигән сорауга 10нан артык кеше “Бар да яхшы, бар да шәп” дип җаваплар бирделәр.

Шулай да бер күренешкә тәнкыйди күз белән караучылар табылды. Әстерханда узган Федераль Сабантуйда да, Казанныкында да төп батыр исемен яулаган Рөстәм Муханов Ульян Сабан туенда да шундый ук исемгә лаек булды. әстерхан һәм Казан Сабантуйлары батыры булуын аңлап була. Ә Ульянда быел Федераль Сабантуй түгел бит – өлкә Сабан туе гына. Димәк, өлкә Сабан туеның батыры да шул ук өлкәнеке булырга тиеш, диде 80 яшен тутырган Равил агай Айнетдинов.
XS
SM
MD
LG