Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Русиягә капканы Казаннан ачармы?

Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты галиме, халыкара төркмәннәр берләшмәсенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Алберт Борһанов Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Татарстанга килүен оештыруда ярдәм итеп йөрде.

Советлар берлеге таркалганга кадәр Алберт Борһанов Төркмәнстанда яшәгән. Хәзер дә Татарстан һәм Төркмәнстан арасында инсаният бәйләнешләрен ныгыту, икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен тырыша. Казанга Төркмәнстан президенты килүе - Русиягә капка ачу, дип атады Борһанов.

“Төркмәнстан Сапармурат Ниязов вакытында үз бәйсезлеген, тышкы битарафлыгын ныгытты. Бәйсезлек башлангач тормышлары да бик авыр булып алды. Хәзер исә яхшырды. Гурбангулы Бердымөхәммәдов Төркмәнстан ишекләрен дә ача башлады. Бу эштә Татарстан вазифасы сөендерә. Казан – евразиячел җир. Безнең элемтәләр дә зур тарихлы һәм тирән. Татар белән төркмән - кардәшләр. Бу кардәшлек Төркмәнстанга Русия белән хезмәттәшлекне дә ныгытырга ярдәм итәчәк”, дип саный ул.

Тик шулай да, Казанга Мәскәүдән зур түрәләр килмәгән. “Лукойл” җитәкче генә күренде. Башкаларны күрмәдем”, ди Алберт Борһанов.

Шулай ук Төркмәнстанда сәнәгать, технологияләр өлкәсенә дә яңалыклар килә башлаган. “Япония, Германия технологияләре кертелә”, ди Борһанов.

Татарстан һәм Төркмәнстанның чимал чыгару, эшкәртү өлкәсе дә бер-берсенә охшаган. Шулай ук төркмәннәргә "КамАЗ" машиналары сатыла. Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2008 елның гыйнварында Төркмәнстанда “КамАЗ” һәм “Татнефть” ширкәтләре катнашында килешүләргә кул куеп кайткан булган инде.

Алберт Борһанов, машина төзелеше, нефть чыгару һәм эшкәртү, шулай ук азык-төлек сәнәгате, фән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хезмәттәшлек үсә ала, дип саный. Шулай ук мәдәни хезмәттәшлекне дә ныгытырга иде, дип әйтте ул.

Борһанов әйтүенә караганда, Төркмәнстанда “КамАЗ” машиналарын һәм "Рубин" футбол командасы тренеры Корбан Бердыевны аеруча яхшы таныйлар.

Алберт Борһанов, Төрекмәнстан президенты Гурбангулы Бирдемөхәммәдовнең икътисадый реформаларны тизләтүен, чит илләрдән инвестицияләр кертә башлавын, әйтте. Ә менә элеккеге президент Сәпәрморат Ниязов җитәкчелек иткән елларда көнбатыш илләре Төркмәнстанга инвестицияләрне аз керткән булган. Ул вакытта дөнья җәмәгатьчелеге, Төркмәнстанны үз эченә бикләнгән һәм демократия булмаган ил буларак бәяләде.

“Фәкыйрьлеккә килгәндә, төркмәннәрнең хезмәт хаклары зур күренмәскә дә мөмкин. Минем коллегаларның элек хезмәт хаклары 30-40 доллар була иде. Хәзер инде алар 200 доллар ала. Казанда да шул кадәр генә акча алучы галимнәр бар. Төркмәннәргә социаль ышанычлар бушка бирелә яки ул бик арзан. Алар коммуналь түләүнең дә ни булуын белми. Шулай ук юл чыгымнары да, билетлар да арзан. Бензин да билгеле бер күләмдә бушка бирелә. Шуңа күрә чит илләрдә эшләүче төркмәннәр дә бик аз күренә. Ә күршеләре үзбәкләр, кыргызлар – менә алар чын-чынлап авыр хәлдә”, ди Алберт Борһанов.

XS
SM
MD
LG