Accessibility links

Югалсам да, көт син мине! (22) Татарстан - Башкортстан


Казан - Уфа арасында телефон линиясенең чиктән тыш тыгыз булуы һәм кодлары үзгәреп торуы, кешеләрне бер-берсен югалтуга да китерә.

Соңгы 3 елда техник җиһазларның бик тиз заманча үзгәрүе, кеше тормышына бик зур йогынты ясады. Аның уңай ягы булган кебек, шул ук вакытта уңайсыз яклары да булмыйча калмады. Менә телефоннны гына алыйк, әле күптән түгел генә кеше кулында кәрәзле телефон булу, ул бер могҗиза булса, хәзер инде кәрәзле телефонсыз йөргән кеше үзе бер могҗиза, дип әйтергә була.
Хәзер кайбер кешеләрнең хәтта 2-3 кәрәзле телефоннары бар. Халык моңа шулкадәр тиз ияләште ки, кешеләргә бер-берсе белән телефон аша аралашырга ерак-ерак чакрымнар да комачауламый. Русия халкына да Америка, Азия, Астралия, Африка кебек ерак илләрдә яшәгән туганннары белән аралашып тору гадәткә керде.
Әмма Татарстанга бик якын Уфа, Башкортстан һәм аның авыллары белән аралашу никтер бердә яхшырмый, ә киресенчә авырая гына бара. Моңа сәбәпче, бер яктан, телефон линиясенең чиктән тыш тыгыз булуы һәм икенче яктан караганда, телефон линияләренең кодлары үзгәреп торуы.
Менә шул сәбәпле, Татарстанда Юдино бистәсендә яшәгән һәм туганнары белән аралаша алмаган Халидә Сафина, аның сеңлесе Хадичә, Асия һәм Рәфит Хасановлар гаиләсе һәм Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Гөлүсә Сәхибгәрәева үзенең ике туган апасы Мөхәлләсә Гаффарованы эзләп табуны сорап Азатлык радиосы мөрәҗәгать иткәннәр иде.
“Мин аның Юдинода яшәгәнен беләм. Әмма ләкин аның адресын белмим һәм 3ел элек калдырып киткән телефон номерын да югалтканмын”, диде Гөлүсә Сәхибгәрәева.
Алар апаларын югалттык, дип саныйлар. Аларның телефон аша чыга алмаулары, ул телефон линиясенең коды үзгәрү сәбәпле булган икән. “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шарафутдинов аны эзләп тапты һәм безгә адресы белән телефонын бирде. Без Мөхәлләсә апага шылтаратып аның белән сөйләштек.
“Мин бик каты шат. Мин аларга һәммәсенә телефоннарымны калдырып киттем. Нишләп алар мине югалттылар икән”, диде ул.

Һәм Мөхәлләсә апа үзе нишләп туганнарым миңа шылтыратмыйлар икән дип гаҗәпләнә идем. "Мин 3 ел элек Уяндыкка кайткан идем авылны танымадым, шулкадәр матурланган. Шушы авылдан эшче гаиләсендә туып үскән Ралиф Сафин авылга бик зур ярдәм күрсәткән. Урамга асфальт җәйдергән, газ керткән, чишмәне тау астынннан урамга күтәргән. Мин аны бик хөрмәт итәм", диде Мөхәлләсә ханым.
Ә Илеш районының Уяндык авылы халкы авылдан 19 яшендә чыгып киткән кибетче кызларын ничәмә ел буе көтә. Авылдашларының бик күбесе аның белән очрашасылары килә һәм Мөхәлләсәне алар яшь вакытында шундый чая, озын толымны, һәр эштә активист кыз итеп хәтерлиләр. Уяндык халкы аны пароход капитанына кияүгә чыгып киткәннән соң күргәннәре юк.
Әмма ул 3ел элек бик тизгә генә кайтып киткән булган туганнарына. Ул кыш көне булган.
“Мин Казанның Юдино бистәсендә яшим. Авылга кайткач, очрашасы килгән кешеләрем белән очраша алмадым. Миңа хәзер 69 яшь. Ике улым бар, Мәскәүдә яшиләр. Ә мин үзем өлкән кеше булгач, нишләп миңа туганнарым үзләре шылтыратмыйлар микән дип, гаҗәпләнә идем. Ә инде хәзер телефоннарның коды үзгәреп өлгергән, икән шул. Һәм аралашырга дип калдырган телефон номеры белән шылтыратып чыгып булмый”, диде ул.
Без бу үзгәргән кодны белеп аның туганнарына чыктык. Һәм Мөхәлләсә апаның телефонын туганнарына бирдек. Ә аларның үзгәргән телефон кодын Мөхәлләсә апага тапшырдык. Әмма алар әлегә шушы якын арада элемтә тыгыз булу сәбәпле телефон аша бер-берсенә чыга алмадылар. Алдагы көннәрдә алар бер-берсен табып сөйләшерләр, аралашырлар, дип ышанып калабыз.
XS
SM
MD
LG