Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский нефть урлау һәм акча юуда да гаепләнә


Русия прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты Михаил Ходорковскийга һәм Платон Лебедевка яңа гаепләү белдерелүе турындагы хәбәрне раслады.

Тикшерүчеләр аларны 350 тонна нефть урлау, 500 миллардка якын сум һәм 7,5 миллард доллар акчаны юуда гаепли. Әмма Ходорковскийның яклаучысы Юрий Шмид, бу белдерүләр - нигездә башкача куелган, әмма шул ук, 2006 елдагы иске гаепләүләр, дип белдерә. “Юкос” ширкәте башлыгы Михаил Ходорковскийга һәм “Менатеп” ширкәтләр төркеме башлыгы Платон Лебедевка 8 еллык төрмә җәзалары бирелгән иде инде.
XS
SM
MD
LG