Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин” җитәкчелегенә “Спартак” футболчысы килә


“Рубин” такымында спорт директоры булып “Памир, “Локомотив”, “Спартак” командаларында уйнаган, соңгы вакытта “Витязь” спорт клубы тренеры булган Мөхсин Мөхәммәдиев эшлиячәк. Ул җинаять эшләренә бәйле рәвештә кулга алынган элекке директор Рөстәм Сайманов урынына килә.

Үткән ел булган ярышта, “Үзәк” зонада Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге футболчылар такымы җиңү яулап, икенче дәрәҗәле төркәмнән беренче дәрәҗәлегә күтәрелгән иде. Әмма быел “Витязь” клубының җиңелүеннән соң Мөхәммәдиев тренер вазифасыннан киткән булган. Ул "А" дәрәҗәле халыкара тренерлык лицензиясенә ия. Рус, таҗик, үзбәк һәм төрек телләрен белә.
XS
SM
MD
LG